Реклама
Арчаның иске кирпеч заводы тирәсендәге кулне узып, тагын бер балалар бакчасы төзелә.
Илкүләм проектлар кысаларында эшләнә ул. "Строй--Сервис" ширкәте төзүчеләре эшли аны. Эшне декабрьдә башлаганнар. Мастер Ленар Кәримов: "Егетләр эчке якта стенаны күтәрә. 30лап кеше эшли. Бакчаны 1 августка өлгертергә тиеш", -- дип сөйли.
Бакча 140 балага исәпләнгән. Ике катлы булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз