erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада тагын бер яңа җитәкче

Яңа җитәкчегә уңышлар телибез.

Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасын хәзер Эльвира Шамилевна Вафина җитәкләячәк. Бик күпләр өчен бу исем таныш та түгел. Ул үзе Арча кызы. Казандагы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре институтын тәмамлаганнан соң, ул Татарстан Республикасы министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсендә эшләде. Аннан – декрет ялы. Ялдан чыккач, Арчадагы “Казан арты” тарих-этнография музее, мәдәният идарәсе.  Соңгы урында ул баш белгеч вазыйфасын башкарды.

Эльвира Шамилевна кешеләр белән бик тиз уртак тел таба, аралашырга җайлы, сөйләшергә рәхәт, төгәл һәм җаваплы белгеч. Ул тарихны бик яхшы белә. Арча тарихын су кебек эчә. Аны кешеләргә бик оста итеп җиткерә дә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җитәкче урынында беренче тапкыр. Эльвира Шамилевнага чын күңелдән уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X