erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада "Талантлар университеты көннәре" узды

Ноябрь аенда Арча районында “Талантлар университеты көннәре” узды. Остазлар, студентлар һәм булачак студентлар белән очрашуга университетның башкарма директоры Айдар Акмалов та кайткан иде.

 

Татарстанда 2015 елдан башлап “Талантлар университеты” проекты тормышка ашырыла. Проектның максаты — 12-30 яшьлекләрнең киләчәген кайгырту, аларга үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру.

Узган ел Арчада “Талантлар университеты”ның укулары узды. Берничә көн дәвамында әлеге укуларда катнашкан районыбызның шактый яшьләре шул көннән соң университетның студенты булырга хыялланып яши башлады, күпләр остазлар белән бергәләп университет ишекләрен дә ачып керде.

Мәсәлән, Арчаның 5нче гимназиясенең 10 сыйныфында укучы Камилә Гатауллина шулар рәтендә. Тиздән студент булырга җыена. Аңарчы нык тырышырга кирәк, әлбәттә. Иң мөһиме — студент булырга әзерләнүченең олимпиада, конкурсларда җиңү яулаган булуы, әнә шундыйлар гына белемнәрен арттыра ала. Ә студент булганнарга шәхси кабинет булдырылып, баллар ярдәмендә акча күчерелә. Ләкин ул акчалата кулга бирелми, ә белемен арттырырга, үзе эшләгән проектын тормышка ашырырга мөкинлек бирә. Камилә дә университетка укырга йөри башлагач, дөньяга карашы үзгәрүен әйтә. “Узган ел безнең төркем Арчаның 6нчы мәктәбендә узган университет укуларында алдынгы урын яулап, җәй көне университетка барып укырга юлламага ия булдык”, — ди. Ә анда балаларның яшеренеп яткан сәләтләрен дә ачарга мөмкинлек тудырыла, алар төрле форум, конференцияләрдә катнашып камилләшә, үз-үзләренә ышанычлары арта. Хәтта студентларга чит илләргә барып белемнәрен арттыру мөмкинлеге дә бар. Университетта шөгыльләнүчеләр арасында үзмәшгуль булып теркәлеп, үз эшен ачкан балалар да бар икән. Уку йортының төп максаты —студентларын эш белән тәэмин итү.

Ноябрь аенда Арча районында “Талантлар университеты көннәре” узды. Остазлар, студентлар һәм булачак студентлар белән очрашуга университетның башкарма директоры Айдар Акмалов та кайткан иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Университет көннәре өч көн дәвамында, районыбыздагы актив остаз Римма Ибраһимова тырышлыгы белән Утар Аты, Шушмабаш мәктәпләре һәм Арчаның 5нче гимназиясенә районның сәләтле укучыларын, мәктәп директорларын, остазларны җыйды. Директорлар бу көннәрдәге очрашулар, дәресләр барышында сәләтле укучылар белән эшләү буенча тәҗрибә туплады. Арча районында студент булырга 28 кандидат бар һәм гимназиядә генә дә андыйлар 9.

Районда сертификатлы остазлар берничә. Әле диплом алмаган, укып йөрүчеләре дә күп. Алар һәммәсе балалар белән эшли. Үз мәктәпләрендәге талантлы укучыларны күреп, кызыксындырып, алар белән бергәләп эш планы төзи һәм остаз аларга һөнәри үсешләрен билгеләргә ярдәм итә.  Шушмабаш мәктәбендә әнә шундый укытучы Фирая Мортазина эшли. Университетның һәр чарасында катнашып, ялларының, җәйге ялының шактый өлешен укуга багышлап (шимбә-якшәмбеләрдә дә барып укый), үзе үрнәк күрсәткән укытучы балаларны да кызыксындыра белә.  Каникулларда балалар белән бергә белемнәрен арттырып кайтканнар. “Һәр яшь кеше үзенә туры килә торган һөнәргә ия булу өчен, берничә төрлене эшләп карарга тиеш. Ә университет яшьләргә мондый мөмкинлекне бирә”, — ди ул. Хәер, әлеге мәктәптә остаз буларак университетта белемен арттыручы укытучылар тагын бар. Шунысы да бар — остазларга хезмәт хакы билгеләнмәгән һәм алар вакытларын кызганмыйча, укучыларына ярдәмгә алына.

Әлеге проектның эшчәнлеге 2025 елга кадәр дәвам итәчәк. Әгәр дә балагыз сәләтле, киң кырлы һәм белемгә омтылучан икән, “Талантлар университеты”на, аның районыбыздагы остазларына мөрәҗәгать итә аласыз. Бала никадәр сәләтле, укытучы никадәр кызыксындыручан, белемле булмасын, соңгы карарны әти-әни кабул итә.

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X