erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада ТАССРның туган көнен билгеләп үттеләр

27 майда республика халкы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтте.

Бу көнне каршы алырга күптән әзерләнсәк тә, халык белән җыелышып бәйрәм чаралары уздырырга пандемия комачаулады. Шулай да бәйрәм рухы республиканың бер генә районын да читләп үтмәде.
Арча районында әлеге датаны 26 майда ук халыкка бәйрәм ясап каршы алдылар. Ике көн дәвамында Арчаның мәдәният идарәсе һәм Арча сәнгать мәктәбенең талант ияләре җыр-моң, бию белән шәһәрдәшләребезнең күңелен ачты. Яшәүгә көч, рух өстәүче дәртле чыгышлары белән ике ай дәвамында үзчикләүдә яшәүче халыкның күңел халәтен үзгәртте алар. Концертлар Арчаның бергә урнашкан күп катлы йортлары ишегалдында булды. Ишегалдына чыгып карый алмаганнар тәрәзәләрдән күзәтте. Мәдәният хезмәткәрләренә чыгышларын караган һәркем рәхмәтле булгандыр, мөгаен. “Мондый бүләк булыр дип көтмәгән идек. Музыка тавышы ишетелгәч кенә чыктым. Бик зур рәхмәт”, — ди Комсомол урамында яшәүче Эльмира Вәлиәхмәтова. Кызыл Бистә урамында яшәүче Венера Шакирҗанова да үз тирәсендә яшәүчеләр исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткерде. 
Мәдәният, китапханә хезмәткәрләренә килгәндә, алар пандемия чорында да, гадәти эш кебек, район халкының күңелен күрергә тырыша: социаль челтәрләрдә туры эфирда онлайн концертлар уздыралар, шигъри марафоннар, онлайн бәйгеләр, очрашулар еш узып тора, өйдә торганда да клиплар төшереп халыкка тәкъдим итәләр. ТАССРның 100 еллыгына килгәндә исә, мәдәният хезмәткәрләренең дә һәммәсе диярлек ТАССР баласы, яшьләрнең дә балачагы шул чорга туры килгән. 

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/0m9YQSvd2PE" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>


100 ел — ул бик зур тарих, бу безгә кадәр эшләгән һәм бүген эшләгән кешеләрнең зур хезмәте. 27 май районыбыз тарихына үз өлешләрен күп керткән шәхесләр өчен дә бер хатирә булып истә калачак. Бәйрәм көнне район башлыгы Илшат Нуриев РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы, озак еллар Арча педагогия училищесын җитәкләгән Илдус Сәгъдиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар Арча сәнгать мәктәбен җитәкләгән, бүгенге көндә “Ятаган” фольклор уен кораллары ансамбле җитәкчесе Альберт Гайнетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 40 ел гомерен көллияттә музыка укытуга багышлаган, бүгенге көндә “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле җитәкчесе Филарит Гасыймов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 42 ел “Рус җыры” ансамблен җитәкләгән, озак еллар Арча педаогика көллиятендә укыткан Фирая Батршина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогия көллиятендә күп еллар музыка укыткан, “Ләйсән” халык вокаль ансамбле җитәкчесе Зилә Шәйхетдинова һәм бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган, ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле җитәкчесе Нәсимә Гарифуллинага “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды.

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/prTEFICMOZ4" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

Өлкәннәр хезмәтләре бәяләнеп, шундый истәлекле медальгә лаек булганнарына бер шатланса, үзләре сәнгать кешеләре булып, гомер буе халык күңелен күреп йөргәнгә, “Безнең өчен махсус концертны беренче тапкыр куялар”, — дип, чараны оештыручыларга рәхмәт әйтеп туя алмады. 

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/I94h43q1Gj0" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>


27 май — үзе чыгыш ясап, бу көннәрдә халыкның күңелен күреп йөргән районда кино бүлеге җитәкчесе Данис Гайфуллин өчен дә куанычлы булды. Бу көнне Зәлия һәм Данис Гайфуллиннарның икенче уллары Ильяс дөньяга аваз салган. Алар гаиләсенә район ЗАГС бүлеге тарафыннан махсус билге тапшырылды.   
100 ел эчендә республика халкы башыннан күп кичелде. Татарстанның 100 еллык тарихында Арча районы да зур урын алып торуы район халкы өчен дә горурлык. Һәрберебезнең күңелендә үз халкыңның тарихына, милләтеңнең казанышларына, мактаулы гамәлләренә шатлану яшәсен иде.

Розалия Зиннәтова

 

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/hbgMmsBFZAw" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/F2Pa2ffSX4Y" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

 

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/-B2heGR7YMU" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

 

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/P2gJ5cKMZJ0" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X