Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада татарча көрәш бара

    Иртәнге сәгать 10да башланды.

    Район башлыгы Илшат Нуриев башлап җибәрде. "Хөрмәтле көрәшчеләр бик зур рәхмәт булганыгыз өчен, матур көрәш оештырганыгыз өчен," - дип, рәхмәт белдерде Илшат Нуриев.

     Көрәш зурлар арасында бара. 70ләп көрәшче. Нәтиҗәләрен соңыннан әйтербез.

    Реклама

    Казаннан Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, халыкара категорияле судья Рәфкать Җәләев (якташыбыз, Айваннан) кайтты. Марсель Таһиров Казан арты Арчаның заманында көрәшчеләре белән дан тотканын сөйләде һәм өч көрәшчегә истәлекле бүләкләр тапшырды. Урта Сәрдәдән Гомәр Гәрәев, Арчадан Шәйдулла Сәләхов һәм Фәнис Зарипов әлеге бүләкләрне алу бәхетенә иреште.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: