erid:2VtzquqpS7d
Арчада көрәшче Фәргат Мортазин истәлегенә татарча көрәш булды
Арча яңалыклары

Арчада көрәшче Фәргат Мортазин истәлегенә татарча көрәш булды

"Арча" спорт комплексында элеккеге көрәшче Фәргат Мортазин истәлегенә 2006, 2007 елгы малайлар арасында татарча көрәш булды

 Арча, Балтач, Саба, Әтнә, Теләче көрәшчеләре бил алышты. Көрәшкә Фәргат Мортазинның улы Ленар Мортазин иганәчелек итте. Соңыннан үзе җиңүчеләрнең кулларын кысып, бүләкләр тапшырды. Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Ленар Мортазинга Рәхмәт хаты тапшырды. Фәргат Мортазинның туганнары да биредә иде.

Арча районы командасы 1нче урынны алды. 2нче -- Теләче, 3нче Саба районы командасы булды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.


Нет комментариев