erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары осталыкларын күрсәтте

Арчаның 1нче мәктәбендә “Тәрбия эше белән идарә итү” респубика бәйгесенең район этабы узды. Анда мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты.

Читтән торып узган тур нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган 5 укытучы әти-әниләр белән эшләү алымнары күрсәтте.  Әлеге номинациядә беренче урынга Шушмабаш мәктәбеннән Чулпан Сәмигуллина лаек булды. Ул мәктәптә тәрбия эшләрен оештырудан тыш, балаларга биология фәненнән дә белем бирә. Мондый дәрәҗәле бәйге дә Чулпан ханым өчен яңалык түгел. 2017 елда ул, биология укытучысы буларак, “Ел укытучысы” бәйгесе нәтиҗәләре буенча республиканың 10 иң яхшы укытучысы исемлегенә кергән. Ул укыткан укучыларның биология фәненнән бердәм дәүләт имтаханнарында ел да югары балларга тапшыруы – шулай ук укытучы хезмәтенә зур бәя.

“Мин дәрес биргән вакытта да, төрле чаралар уздырганда да яңа төр алымнарга зур игътибар бирәм, – ди Чулпан Сәмигуллина. – Иң мөһиме – балаларны кызыксындыра алу. Безнең мәктәптә бер генә бәйрәм дә бер-берсен кабатламый. Белем, соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен ел саен үзенчәлекле итеп, башка еллардан аерылып тора торган итеп оештырабыз. Бәйгедә дә мин яңа алымнар куллануымны күрсәтергә тырыштым. Шарт буенча без әти-әниләр белән эшләп күрсәтергә тиеш идек. Безгә таныш булмаган кешеләр белән эшләү, әлбәттә, җиңел булмады. Тик тырышлыкның нәтиҗәсен күрү һәрвакыт күңелле”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйге нәиҗәләре буенча Өчиле мәктәбеннән Ләйсән Шакирова, Ашытбаш мәктәбеннән Әлфия Әхмәтгалиева икенче, Яңа Кырлай мәктәбеннән Миләүшә Зарипова, Ташкичү мәктәбеннән Флера Хәбибуллина өченче урыннарна яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X