erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада төзекләндерелгәннән соң "Студентлар йорты" ачылды

Арчаның 3 нче мәктәбе-балалар бакчасы белән янәшә урнашкан Арча педагогия көллиятенең тулай торагын төзекләндерү эшләре шактыйдан барды.

 Ниһаять, 21 сентябрь көнне тулай торак исемен “Студентлар йорты” итеп кенә түгел, җисемен дә үзгәртеп, яңа ишекләрен ачып, студентларны кабул итте.

Биредә элеккеге торакның эзе дә калмаган, үзеңне заманча эшләнгән фатирларда кебек хис итеп йөрисең. Бары пешерү, юыну бүлмәләре, бәдрәф кенә уртак. Шулкадәр уңайлы, заманча итеп эшләнгән, хәтта җиһазлар бүлмәнең стена, пәрдә, идәне төсенә карап сайланган. Шушы көннән көллиятнең 2 нче номерлы тулай торагына башка районнардан килеп белем алучы 158 студент урнашачак.

Тулай торак 1976 елда, педагогия училищесы белән Мөнәвир Ибраһимов җитәкчелек иткән чорда төзелгән. 44 еллык тарихы булган бу бина диварларында республикада яшәүче бик күпләрнең күңел серләре сакланадыр, ул меңләгән егет-көзның шатлык-куанычларының, борчу-мәшәкатьләре, сагыну-сагышларының шаһите булгандыр. “1975-1979 елларда мин дә шушы тулай торакта яшәдем Ул еллар турында күңелдә иң матур хатирәләр генә саклана, — ди Чиканастан Халидә Вафина. — Бер бүлмәдә 7-8 кыз яши идек, 4 нче курста гына 4 кыз тордык. Педагогия көллияте янәшдә генә булганга, озын тәнәфестә булмәдә ашыйбыз, пешерергә түбән каттагы электр плитәсенә чират тора идек. Тәрбияче Роза апа белән серләребезне булешә идек. Егет-кызлар бик тату яшәдек, бернинди күңелсезлекләр булмады. Тулай торакта күңелле кичәләр уза, тулай торактагы сәнгатькә гашыйк егет-кызлар авылларга концертлар белән йөри идек”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мөнәвир Ибраһимовтан  директорлык вазыйфасын 1981 елда Илдус Сәгъдиев кабул итеп ала, ә аңардан — Шәфигулла Гарипов. Студентлар йортын ачу тантанасына район башлыгы Илшат Нуриев белән бергә алар да чакырылган иде. “Мөнәвир Ибраһимов мине эшкә алды, өйрәтте, аннан үз урынына директор итеп калдырды, — дип сөйли Илдус Габдрахман улы. —  Бөтен шартлары тудырылган торак булган бу. Моның никадәр яхшы икәнлеген белү өчен мин студентларга элек агач бараклардагы тулай торакны, андагы шартларны һәм шушы тулай торакның төзелгән вакытындагы шартларны күрсәтер идем.  Студентларга теләгем — кадерен белеп, саклап яшәсеннәр иде”. Балтач һәм Саба районнарыннан укырга килгән 1 курс студентлары Илзир Ризванов белән Рәзил Шәрифуллин да биредә яшәячәк. “Мондый ук уңайлыклар булыр дип уйламаган идек, шартлар бик яхшы, заманча”, — ди алар.

Студентлар бәйрәмгә тулай торак тормышының кайбер мизгелләрен чагылдырган күренеш тә әзерләгән. Тулай торакта яшәүче студент өчен иң кирәк әйбер нәрсә икәнен белә идегезме әле? Кашык икән! Үз кашыгыңны кыстырасың да, китәсең бүлмәләр буйлап! Берәр бүлмәдә һичшиксез тамак яларглык ризык табылмый калмаячак!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X