erid:2VtzquqpS7d
Арчада укучылар журналистлар сафына кабул ителде
Арча яңалыклары

Арчада укучылар журналистлар сафына кабул ителде

8нче гыйнвар көнне Арча укучылар сараенда “Нур” телестудиясенә йөрүче укучылар өчен квест-уен узды. Әлеге чара түгәрәккә йөрүчеләрнең иҗади һәм оештыру сәләтләрен үстерү, журналистикада туплаган белемнәрен тикшерү өчен оештырыла.

 

4 төркемгә бүленеп, “Журналист-актер”, “Тел остасы”, “Фото-журналист”, “Журналист-оптимист” дигән тукталышларда укучылар үз осталыкларын күрсәтте. Ахырдан ант әйтеп, студияда беренче ел шөгыльләнүче укучыларны журналистлар сафларына кабул иттеләр. Шулай ук ярты ел уку нәтиҗәләре буенча “Яшь корреспондент” конкурсында җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.


Нет комментариев