erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада ВИЧ–инфекциягә тикшерделәр

Көндезге сәгать 3тә Арчаның “Казансу” паркына “Ашыгыч ярдәм”не хәтерләткән ап-ак “Тест–мобиль” машинасы килеп туктады.

Шул тирәдә ял итүчеләр машинага игътибар иттеләр. Якын килеп кызыксынучылар да булды.

Бригаданың ВИЧ-инфек-циягә анализ алуларын һәм тиз арада нәтиҗәсе дә билгеле булганын белгәч, кайберәүләр машина эченә үтте. Ә нишләп әле мөмкинлектән файдаланмаска! Җитмәсә, бушка һәм шунда ук нәтиҗәсе дә билгеле була.

Мобиль-бригада кичке сәгать 5кә кадәр “Казансу” паркында булды. 5тән соң Арча үзәгенә күтәрелделәр һәм кичке сәгать 7гә кадәр халыкка хезмәт күрсәтергә әзер тордылар. Янәшәдә генә фонтан. Бала-чагалар чыр-чу килә. Әти-әниләре дә шунда. Район Мәдәният йорты янында яшьләр мәш килә. Ә “Тест–мобиль” машинасы постта тора. Ник бер кеше машина янына килсен! Машина йөртүче дә аптырады. “Без төрле шәһәрләрдә булабыз, килеп туктауга безне камап алалар, анализ бирергә чират торалар”, – диде ул. “Арча шәһәр булса да, бу бит зур авыл кебек. Монда бер-берсен беләләр, бәлки шуңа да машинага якын килергә, кызыксынырга, анализ бирергә шикләнәләрдер”, – дидем. “Кемнең кемдә эше бар. Сәламәтлегең үзең өчен бит!” – диде шофер.

 Кичке 7гә кадәр ярты сәгать калгач, “Әле өлгерәсез” дип сайтка да язып элдек. Әмма килүче булмады. Ә шулай да сайтны укучылар битараф калмады. Флера ханым: “7 туларга 4 минут калгач язгансыз, молодцы”, – дип, безне “мактаган”. Язма сайтка 18 сәг. 26 минутта урнаштырылды. Сайтны укучы бераз ялгышкан. Ә икенче бер ханым болай дип язган: “Анда барып җитеп кире кайттылар. Соңга калганнар. 5-6 сәгать алдан язарга иде. Ничә кеше өлгерде икән?” Сайтны укучылар белән килешәм. Киләселәрен алдан хәбәр итәргә иде. Без бу турыда мобиль төркем белән килгән район үзәк хастаханәсе вәкиленә әйттек. Әмма аларның монда катнашы юк икән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу мобиль хезмәтне Казан оештырган. “Җиңү өчен тест!” проекты җитәкчесе Лилия Таишева. Проектның максаты әйбәт – ВИЧ-инфекцияне ачыклап, авыруны дәваларга медицина учреждениесенә җибәрәләр. Казаннан кайткан “Тест–мобиль” социаль хезмәткәр Гөлсинә Мортазина җитәкчелегендә хезмәт күрсәтте. Арча үзәк хастаханәсеннән лаборант Эльмира Нәҗметдинова канны анализга алып торды. Әмма аңа эш күп булмады. “Шәһәрләрдә яшьләр генә түгел, олылар да анализ бирергә килә, – дип сөйләде социаль хезмәткәр Гөлсинә Мортазина. – Шулай бер олы хатын шаярып-көлеп анализ бирергә кереп киткән иде, нәтиҗәне кулына алгач, агарып чыгып китте... Куркырга кирәкми, хәзер ВИЧ–инфекциядән дәвалану ысуллары бар. Проектның исеме дә бит “Җиңәр өчен тест!”.

Соңыннан без район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән сөйләштек. “Районда ВИЧ–инфекция белән 32 кеше диспансер исәптә тора, – дип сөйләде Чулпан Равиловна. –  Кеше үзенең авырганын белмәскә дә мөмкин. Урынга килгән мобиль хезмәтләргә игътибарлы булырга һәм файдаланып калырга кирәк”.

Без дә шул фикердә. Тора-бара мондый мобиль–хезмәтләргә район халкы да ияләнер әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X