erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада волонтерлар хезмәт күрсәтә

Илдәге хәл һәркемгә мәгълүм. Районда да бу уңайдан тиешле чаралар күрелә

Арчада халыкны кисәтеп, саклык чаралары күрүләрен сорап радио аша әйтеп торалар. Полиция машинасы урамнар буйлап кисәтеп йөри. Ходай саклаганны саклармын, дигән.

Өлкәннәр аеруча игътибар үзәгендә. Аларны берничек тә ярдәмнән ташларга ярамый. Ялгыз яшәгәннәре бар, кайберләренә булышып торырга кирәк.

Мәрхәмәтлек үзәгендә  бу мәсьәләне уңай хәл иткәннәр. Волонтерлар (социаль хезмәткәрләр) азык-төлекне дә ялгызларның өйләренә илтеп бирә.

Беркөн без дә волонтерларга иярдек. Өлкән яшьтәге бер апага азык-төлек алып кайтып бирделәр. Коммуна урамында яшәүче Мәврүрә апа Мөхәммәтҗанова иде ул. 1938 елгы. Дөньяның авырлыкларын башыннан кичергән кеше. Хәзер ялгызы яши.

– Балалар урамга чыкма, дип кисәтеп торалар. Тик сөтем белән ипием бетте. Кибеткә барырга чыккан идем, полиция машинасы килеп чыкты. Полиция хезмәткәре мине кире борды. “Өегездән чыкмагыз. Ипи, сөтне алып кайтырга волонтерлар бар. Телефон номерлары газетада басылып чыкты”, – диде. Күршеләрдән телефон номерын сорап алдым. Рәхмәтләр яусын аларга, – диде Мәврүрә апа.

Куркуыннан Мәврүрә апа капкасын ук эчтән бикләп куйган. Дөрес эшли. Кем булмас. Тик менә капканы ачканчы социаль хезмәткәр булуын раслаган документын сорарга гына онытты.

Мәврүрә апа кирәкле продуктлар исемлеген, акча бирде. Социаль хезмәткәр, шул ук вакытта волонтер Фәния Сәлахова кибеткә барып аларны алып кайтты, чегын, артып калган акчасын тапшырды.

– Дүртенче кешегә баруыбыз инде, – диде Фәния Сәлахова. – Иртәнге 8 сәгатьтән кичке 6 сәгатькә кадәр эшлибез. Шимбә, якшәмбе көннәрендә кизү торабыз. Волонтерлар ярдәме кирәк булса, кайнар линиягә 3-13-37 телефонына шалтыратырга.

– Бу хезмәт авылларда да оештырылганмы?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе. Анда үзләрендәге социаль хезмәткәрләр эшли. Алар булмаса, авыл җирлегенә хәбәр итәбез. Аралашкан вакытта волонтер белән безгә мөрәҗәгать иткән кеше арасында метр ярым ара сакланырга тиеш. Алып кайткан әйбер кулдан кулга бирелми.

– Сезнең кулда берәр документ бармы? Мондый хәлдән файдаланып калырга уйлаучылар да табылырга мөмкин.

– Кулда социаль хезмәткәр булуыбызны раслаган таныклык һәм белешмә бар. Ишекне ачар алдыннан башта шуларны сорарга кирәк, – диде Фәния Сәлахова.

Халыкны социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балалар бүлекчәсе социаль яктан имин булмаган, аз керемле, күп балалы, мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр белән тыгыз элемтәдә тора.

– Аңлату эшләре алып барабыз. Волонтерлар һәрберсенә лис-товкалар тараталар. Көн саен иртә белән һәрберсенә шалтыратып, хәлләрен беләбез. Авырып торганнарына медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кушабыз. Паникага бирелмәскә чакырабыз, – диде бүлекчә җитәкчесе Нурсөя Дәүләтшина. – Сораулар булса кайнар линиягә 3-13-37 телефонына шалтыратырга кирәк.

 

Редакциядән

Кайнар линия номерына шалтыратучылар саны көннән-көн арта. “1 апрельдә генә 9 кеше мөрәҗәгать итте. Барлыгы 16 кешегә хезмәт күрсәттек. Консультация алучыларны исәпкә алганда, шалтыратулар саны 30га җитә, – диде Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова. –  Тагын бер изге эш турында әйтеп үтәсе килә – бер интернет-кибет клиентлары Ләйлә Гарипова, Миләүшә Хәмитова, Алия Мортазина, Рәзинә Җәләева үзләре материалын сатып алып, битлекләр тегәләр һәм без хезмәт күрсәткән өлкәннәргә өләшү өчен дип Мәрхәмәтлек үзәгенә китерәләр. Чын күңелдән рәхмәт аларга”.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X