erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яңа баш табиб

Арча үзәк хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Район хастаханәсендә яңа җитәкче - Идрисов Рифат Илшатович. Белгечлеге буенча балалар табибы. Моңа кадәр Казан, Яшел Үзән ,Яр Чаллыда табиб, баш табиб урынбасары, баш табиб булып эшләгән. Ул 1978 елда Яшел Үзән шәһәрендә туган.

Аның әнисе безнең районнан, Пионер авылыныкы, укытучы. Әтисе теш табибы. 

Рифат Илшатович Казан медицина университетын тәмамлаганнан соң шунда ук интернатурада балалар хирургы белгечлеген үзләштерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт юлын 2002 елда Казан шәһәрендә табиб-онколог булып башлый. Аннары республика балалар клиник хастаханәсендә балалар хирургы булып дәвам итә.

2010 елда ул Яшел Үзән район хастаханәсенең баш табиб урынбасары, ә соңрак Яр Чаллы шәһәренең балалар поликлиникасының баш табибы итеп билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???куптэн кирэк Иде инде

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X