erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яңа елда беренче булып туган сабыйларны район башлыгы котлады

Бүген Арча бала тудыру йортында беренче булып дөньяга килгән Зифа белән Аянаны өйләренә озаттылар.

Яңа елда Арча бала тудыру йортында беренче сабыйлар 6 гыйнварда гына аваз сала. Икесе дә кызлар. Зифа белән Аянан нибары 20 минут аерма белән туа. Иртәнге 11нче яртыда, Арчадан Марат һәм Зилә Галиевлар гаиләсен сөендереп, Зифа туса, аннан санаулы минутларга гына калышып, Кәчедә яшәүче Радик һәм Наталия Хөсәенова гаиләсендә көтеп алынган беренче бала Аяна дөньяга килә. 
Бүген, 10 гыйнварда, нәни кызларны һәм бәхетле әниләрне чәчәкләр белән әтиләре, әби-бабалары, туганнары белән бергә район башлыгы Илшат Нуриев та каршы алды. Ул бәхетле әти-әниләргә бүләкләр һәм кызларының туу турында таныклыкларын тапшырды. “Бүген без яңа елда районда беренче булып туган баларны өйләренә озатабыз. Икесе дә кыз бала. Кыз бала туса, илгә табыш та була. Бәхетле сабыйлар булсыннар. Бүген без сезнең белән бергә шатланабыз, сөенәбез. Шушы чәчәкләр кебек матур итеп яшәргә язсын сезгә”, – дип бәхетле әниләргә чәчәк букетлары тапшырды район башлыгы. 
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов исә әниләрне яңадан үзләренә чакырып калды. Ул кызларга нәкъ үзләре кебек зурлыкта курчаклар тапшырды. “Гаиләләрегезгә бәхет, иминлек, тынычлык телим. Сабыйларыгызны исән-сау үстерергә язсын”, – дигән изге теләкләрен җиткерде баш табиб. 
Яшь әниләр Зилә Галиева белән Наталия Хөсәенова бала тудыру йорты коллективына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. “Мин кызымны сездә табуым белән горуланам, – диде Зилә Галиева. – Якты йөз белән каршы алганыгыз өчен рәхмәт сезгә”. “Без әле тагын киләбез”, – дип ышандырды Наталия Хөсәенова. Кечкенә Аянаны апа итәргә язсын! Әнә бит, Зиләнең абыйсы Самат сеңлесенең яныннан да китми: ул бит "Абый" булды!
Әти-әни тигезлегендә бәхетле булып үсәргә язсын сезгә, балалар! Әти-әниләрегезнең куанычы, районыбыз горурлыгы булып үсегез! 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X