Арчада яңа йолдызлар кабынды
Бүген Арчадагы Йолдызлар аллеясында районыбызның өч укучысы хөрмәтенә Дан йолдызы кабынды.
Биредә дистә еллар балкыган йолдызлар арасында хәзер Лесхоз мәктәбеннән Разил Хафизов, Яңа Кенәр мәктәбеннән Миләүшә Аксакова һәм Иске Чүриле мәктәбеннән Зилә Гибаева йолдызлары да балкыячак. Алар барысы да мәктәп, район тормышында актив кайнап, төрле олимпиада-бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулаган сәләтле укучылар.
Киләчәктә үзләренең нинди һөнәр иясе булуларын да ачык күрәләр: Разил экология буенча югары белем алырга әзерләнсә (ул экология буенча Россия күләмендәге бәйгеләр җиңүчесе), кызлар икесе дә табиб булырга, кешеләргә тән сихәтлеге генә түгел, күңел җылысы да биреп яшәргә хыялланалар. Хыяллары тормышка ашсын!
Район башлыгы Илшат Нуриев: “Киләчәктә сезне районыбызга көтеп калабыз”, — дип, аларга уңышлар теләде, мәктәп коллективларына, әти-әниләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев