erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яшәүче тыл ветераны Әлфия Әкбәрова: "Ул көннәрне Ходай күрсәтмәсен"

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне.

“Ул көннәрне Ходай күрсәтмәсен”, – дип башлады сүзен Арчада яшәүче тыл ветераны Әлфия апа Әкбәрова.

1941 елның 22 июне. Илебез тарихына кара хәрефләр белән язылган көн. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп, укучылар сөенешеп каникулларга киткән генә вакыт. Җәйнең шундый ямьле, кояшлы матур көнендә илебез күген кара болыт каплый. Фашист Германиясе сугыш башлый... Алда канлы күз яшьләре, рәнҗү, сагыш белән сугарылган 1418 көн һәм төн...

Бар халык Җиңү өчен канкойгыч сугышка күтәрелә. Кемдер тылда, кемдер алгы сызыкта... Тарих бездән ерагайган саен ул елларның тере шаһитлары саны да кими.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчада яшәүче тыл ветераны Әлфия Әкбәрова ул көннәрне исенә төшергәндә әле дә яулык чите белән генә күз яшьләрен сөртеп ала. Башына матур итеп ак яулыгын бәйләгән бу мөлаем, тыйнак Ак әбигә тормышта ачысын да, төчесен дә татырга туры килә.

“Ул көннәрне бүгенге тормыш белән чагыштыра торганмыни соң, – дип сөйләп китте бала чагын сугыш урлаган ветеран. – Сугыш башланганда миңа 10 яшь тулган гына иде бит. Майда тудым мин. Җиде бала арсында иң төпчеге идем. Әни өйдәге эшләрне бетермичә уенга чыгармый иде. Бала гына бит әле, уйныйсы килгәндер, күрәсең. Шулай өстәлләрне җыеп бетергәч, әнидән уенга чыгарга рөхсәт сорадым. Әни ул вакытта бер хатын белән сөйләшеп тора иде. Ул бригадир икән. Шул Рабига апа миңа шунда: “Юк инде, кызым, хәзер уйнап йөри алмыйсың, мин сине эшкә чакырырга килдем”, – диде дә шул көнне үк бодай чүбе утарга алып китте”.

Шул көннән бер гамьсез балачак тәмамлана.

“Ул вакытта өченче сыйныфка бардыммы икән, – дип дәвам итә Әлфия апа. – Кайсы көнне эшкә, кайсы көнне укырга төшәм. Бригадир килә дә әнидән эшкә җибәрүемне сорап, мине алып чыгып китә. Дәрес калдыргач, мәктәптә ачуланалар”.

Шулай итеп йөреп, дүрт сыйныф тәмамлаган кыз бишенчегә бармый. “Субаш Атыга йөреп, чабата да күп тузды, йөреп булмый башлады”, – ди ул. – Ул елларның авырлыгын сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмый. Аякта чабата. Ашарга, булса, бәрәңге, булмаса – үлән. Безнең әни сыерны бетермәде. “Сыер булгач, ач булмыйсың”, – дия иде. Ул безне ачлыктан саклап калгандыр да”.

Уракта, амбарда, ындыр табагында – колхозда нинди эш бар, барысын да эшли кыз. Яшелчә бакчасында бригадир да була ул.

“Ындырда көне буе эшләгәннән соң, кеше юк, дип, төнгә дә калдыралар иде. Төнлә дә суга идек. Өлкәнрәк булгач, комбайн тирәсендә эшләдек. Көлтәләр биреп тордык. Бервакыт комбайнга көлтә биреп торам, кинәт көлтә бирер чамам калмады, әйтергә хәлем калмады, тамагыма нәрсәдер тыгылды. Чыгып киттем, егылдым, дәшә алмыйм. Тамакта нәрсәдер бар, йотарга да куркам, ах-ах ди торгач, бер йомарлам оешкан кибәк чыкты тамактан. Аны төкереп ташладым да, яңадан эшкә йөгердем”.

Сугыш бетә, дигән шатлыклы хәбәрне яшелчә бакчасыннан кайтканда ишетә алар.

“Төшке аш вакытында “Сугыш беткән”, дигәнне ишеткәч, бар халык елый башлады. Бөтен авыл шау итте ул көнне. Шулай итеп сугыш тәмамланды. Әкренләп шушы тормышка килдек”, – ди Әлфия апа.

Бүгенге тормышына шөкер итеп яшәсә дә, сугыштан соң да җиңел тормыш көтеп тормый әле аны. Сугыш беткәч, паспорт алып, вагоннар төзелешендә эшләп ала. Аннан янә Утар Атыга кайтып, май заводына урнаша. Ул завод беткәч, Арча май заводына килә кыз. Язмышы да биредә көткән була аны. Арчада ул булачак тормыш иптәше Тәлгать белән таныша. Кызганыч, иптәшенең гомере генә кыска була. 50 яшендә тол кала Әлфия апа. Ә Тәлгать абыйга 54 яшь була... Бу вакытта олы улы Фәргать армия хезмәтендә кала. Янындагы улы Фәрит исә сәламәтлеккә туймый. “Аллаһ Тәгалә шулай язгандыр инде, сау булмады бит, аның белән гел хастаханә юлын таптадык. Улым гел үзем белән инде”, – дип язмыш биргән сынауларны сабыр гына кичерә Әлфия апа.

Шул авыр елларның әҗере – бүгенге тормышы матур Әлфия апаның. Ике улы, килене, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә Ак әби булып яши ул. Килене Сәрия ханым белән 35 елдан артык бергә яши алар. Берсе “кызым”, дип, икенчесе “әни”, дип өзелеп тора.

“Аллага шөкер, әйбәт яшәдек, – ди килене Сәрия Әкбәрова. – 1986 елда килен булып төштем. Бергәләп өй салып чыктык. Бар эшне дә бергә эшли идек. Балаларны да карашты. Хәзер инде үземнең дә киленем, киявем, оныкларым бар. Әни эшкә бик батыр булган безнең”. 

Оныклар, оныкчыклар бергә җыелганда Арчадагы нигезләре гөр килеп тора аларның. Әлфия апа барысын да догалары белән каршы ала, озатып кала.

Шушы тормышны Ходай күпсенмәсен, бик авыр заманны күрдек, ул елларны искә төшерергә дә авыр. Хәзерге балаларга Аллаһ Тәгалә андый сынауларны берүк бирмәсен. Шушы тормышның кадерен белегез”, – дип изге теләкләрен юллый ак күңелле Ак әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X