erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яшәгән күпкырлы шәхес Ибраһим Сабиров вафат (ВИДЕО)

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Арча станциясендә яшәгән Ибраһим Зөфәр улы Сабиров вафат. 21 февральдә 71 яше тулган иде. Узган ел матур итеп 70 яшьлеген “Казан арты” тарих-этнография музеенда үткәрделәр. Җор телле яхшы кеше иде. Күңелле итеп сабантуйларын алып барды. Халык тәгәрәп көләр иде. Лаеклы ялда булса да, тик ятмады. Үзешчән сәнгатьтә катнашты, халык медицинасы белән шөгыльләнде, башкаларга ярдәм итте. Ибраһим абыйны бик хөрмәт итә идек. Хатыны Ризәлә апаның, балаларының тирән кайгысын уртаклашабыз. 2 апрельдә хастаханәдә вафат була, 3 апрельдә туган авылы Мүлмәгә (Биектау районы) җирләнә. Ибраһим Сабиров күңелләрдә якты бер шәхес булып истә калыр.

Видеода ветераннар Каенсарда. 2019 ел. Гомәр Бәшировның туган ягы Яңасала якларында. Г. Бәшировның оныгы -- Гәүһәр ханым да (М.Мәһдиевның кызы) бар.

Ә хәзер Ибраһим Сабировка 70 яшь тулу уңаеннан язылган “Казан арты” музееның этногрфия бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиеваның язмасын урнаштырабыз.

Күпкырлы шәхес

Сабиров Ибраһим Зөфәр улы 1951 елның 21 февралендә Биектау районы Мүлмә авылында  дөньяга килә. Кечкенәдән бик тере, шук, тырыш   бала булып үсә. 3 яшьтән чаңгыда йөри башлый, 5 нче сыйныфтан соң колхоз эшләрендә катнаша.  Үзлегенән гармунда уйнарга өйрәнә. Гармунны абыйсы белән  колхоз басуында калган  бәрәңгене җыеп сатап алалар. Армиядән кайткач, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә.

           1975 елдан Арчаның  Иске Кырлай мәктәбенә укытучы булып кайта. (1972 елдан Арчада яшиләр. Әтисе Арча Милли аяк киеме фабрикасында җитәкче булып эшли  башлый). Дәресләрне дөрес итеп алып бару, мәктәп укучыларының яхшы әзерлеге аркасында Иске Кырлай авылы командасы барлык төрләр буенча  җиңүче була һәм күчмә кубок яулап ала. Балаларда дәрескә кызыксыну уяту өчен Ибраһим абый магнитофон, баян ярдәмендә дәрес үткәрә. Физкультура дәресеннән азат ителгәннәр дә дәресләргә йөрергә рөхсәт сорый башлыйлар.

Авыл тормышында актив катнаша, авыл яшьләре һәм укытучылар белән концертлар  кую гадәтен кертеп җибәрә. 1977 елны Арчаның 3 нче мәктәбенә эшкә урнаша, ай ярым эшләгәннән соң  Арча пионерлар йортына директор итеп куялар.  Туризм түгәре, вокаль-иструменталь ансамбль оештырып җибәрә, фото, яшь техниклар, баянчылар түгәрәге үтемле эш алып барала. Ибраһим абый  оялып, читенсенеп тормый министрлыкка барып уен-кораллары, җиһазлар алу өчен акча юнәтә.        Арча пионерлар йортында 4 ел эшләгәннән соң, оештыру сәләте көчле икәнен күреп,   райкомга “Пропаганда һәм агитация бүлеге”нә эшкә билгелиләр.

      1982 елдан Арча районы башкарма комитетының район мәдәният бүлегенә эшкә билгеләнә. Авыр вакытлар: авыл клублары иске,  хезмәт хаклары бик аз, аппаратуралар юк. Ул вакытта да Ибраһим Зөфәр улы  җаен таба, Башкортстаннан концерт бригадалары китертеп акча эшли.  Кичәләргә программаларны үзе төзи, талантларны үзе эзли. Зона, смотр  концертларын югары дәрәҗәдә уздыра.  Республикада беренче урыннар гел Арчаларда була. Кайда гына эшләсә дә,  булдырам, тырышам дип эшли. Һәрвакыт  эшне чын күңелдән, җиренә житкереп башкара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Ибраһим Зөфәр улы сезгә  күп җирләрдә  җитәкче булып хезмәт итәргә туры килгән, иң авыры, йөрәкләргә үтеп кереп истә калган эш урыны кайсысы булды ?” - дигән сорауга Ибраһим абый:

-Һәрбер эшнең дә авыр яклары була,  ләкин кайда гына эшләсәм дә яратып, чын күңелдән эшләдем. Булдырам дип эшләдем, - дип җавап бирде.

Реклама

         Зур унышларга ирешүгә ярдәм итүче,  арып-талып кайткан чакларда  аны жылы итеп каршы алган, тәрбияләп аны эшкә Һэм яшәүгә дәртләндергән Ибраһим абыйнын җан яртысы—Ризәлә апа. Ризәлә апа белән 46 ел бергә гомер кичерәләр, 2 ул тәрбияләп үстергәннәр.

Ибраһим Зөфәр улы актив яшәү рәвеше алып бара, һәрвакыт районыбызда узган чараларда  теләп катнаша.

 Әйе, дөрестән дә, Ибраһим ага кая гына эшләсә дә, тырышып хезмәт куйган. Авырлыклар, күңел төшенкелегенә бирешмичә, югары нәтиҗәләргә ирешкән ул.

 “Казан арты” музееның этногрфия бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укытучым урыннар ын жэнэттэ булсын

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X