erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Арча Нефтебазасын коткарып калдылар

Бүген Арча Нефтебазасында гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Бу турыда хәбәр алуга коткаручылар шунда ашыкты.

22–23 сентябрьдә Арчада нефть һәм нефть продуктлары  агу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча комплекслы команда-штаб өйрәнүләре уздырылды.

Өйрәнүләр ике этапта үтте. 22 сентябрьдә өйрәнүләрнең теория өлеше булды. 23 сентябрьдә “Арчанефтьпродукт” ширкәте  территориясендәге резервуарлардан нефть продуктлары агуны туктату буенча өйрәнүләр үткәрелде.  Хәвефле хәбәрне алуга урынга янгын часте, РЭС, газ хезмәте, полиция, ЮХИДИ, ЗУЭС, ашыгыч ярдәм, экология, туклану хезмәтләре килеп җитте. Янгын сүндерүчеләр куркыныч янаган резервуарлар өстенә күбек кудырдылар. “Ашыгыч ярдәм” табиблары зыян күргән кешене хастаханәгә алып киттеләр. Электриклар утны, газчылар газны өзде. Тиз арада куркыныч хәл бетерелде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өйрәнүләр белән районның гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү комиссиясе рәисе Илшат Галимуллин идарә итте. Ул соңыннан өйрәнүләрдә катнашучыларга рәхмәт белдерде, алар хезмәтен канәгатьләнерлек дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X