erid:2VtzquqpS7d
Арчада юбилей концерты узды
Арча яңалыклары

Арчада юбилей концерты узды

Концерт Шамил Әхмәтҗановның 80 еллыгына багышланды.


Татарстанның халык артисты, райондашыбыз Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды. Арча район мәдәният йорты сәхнәсен Татарстан җыр һәм бию ансамбле  гөрләтте. Чулпан Әхмәтҗанова һәм Шамил абыйның шәкерте Аршак Алтунян җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Районыбызның "Яшь йөрәкләр", "Арча бизәкләре", Талисман" җыр һәм бию төркемнәре, яраткан җырчыбыз Дамир Гасимов чыгышлары бәйрәм бүләге булды. Шамил ага үзенең җырлары белән күп тамашачыларыбызны яшьлекләренә алып кайтты...

 


Нет комментариев