erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Башта барасы килмәде, аннан... кайтасы

Дөрестән дә, башта барасы килмәгән иде, аннан... кайтасы килмәде!

Малайлар: "Әйдә, инде!" -- дип алҗыткач кына кузгалдык. Бер елны коллективларның күңелсез озын чыгышларын карап торып, туңып, катып беткән идек. Хәтта елыйсылар килде. Елаганбыздыр да әле. Кайтып кына китәсе калган да бит, юк, ахыргача торырга кирәк, чөнки газетага язасы бар. 

Ә бу юлы... Ә бу юлы харәпләр дә күңелле булды. Килмәгәннәр үкенәчәксез. Төп сәхнә яныннан аерыла алмадык. Малайлар тауда! Ә без рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Гомер булмаганча!

Тамашаны "Болгар радиосы"ннан Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин алып барды. Ә ул халыкны кыздыра белә. Биедек тә, җырладык та. Урында тыпырдап, биеп тордык. Җырчыларга кушылдык. Казаннан җырчы Раяз Фасихов җа кайткан иде. 

Ә коллективларның чыгышлары үзе бер кызык. Арчаның 7нче мәктәбе чыгышын аеруча яратып карадык. Ул "күселәргә" каян кием табып бетергәннәр! Ул әкият герое Шапоклякның сөйләшүен күрсәгез иде! 

Арча педагогика көллияте егетләре, кызлары да, афәрин, шәп бииләр! Рәхмәт, бәйрәм кәефе бүләк иткәннәренә!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча сәнгать мәктәбенең Кыш бабае тавышы чын Кыш бабайларны хәтерләтте. Ерактан Каф тавулары артыннан килгән кебек тоелды ул мәһабәт тавыш!

Менә шулай онытылып, биеп, җырлап тамаша карадык, бәйрәм иттек.

Сәгать 9 тулып киткәч һавага салют атылды! Ур--ра!

Бәйрәм дәвам итте. Рәхмәт оештыручыларга, мәдәният бүлегенә, район мәдәният йорты хезмәткәрләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Арча чыршысын ачу тамашасы ел да бик күңелле уза!!! Ел саен рәхәтләнеп яшьләр арасында биеп, күңел ачып кайтам. Быел кыскарак тоелды, салкыннан курыкмый калган халык теләр- теләмәс кенә таралышты. Арчабызда да талантлар бик күп, алып баручыларыбыз да Казаннардан ким түгел. Рәхмәт оештыручыларга, район җитәкчелегенә. Аллага шөкер, Арчада бәйрәмнәр бик күңелле уза, сөбехәналла!!!

    2
    X