erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада зурлар арасында шахмат ярышы булды

Район мәдәният йортына иң оста шахмат уйнаучылар җыелган.

Ярышта барысы 12 кеше катнашты. Алар: Таһир Самигуллин, Марсель Хәлилов, Исмәгыйль Арсланов, Камил Фатыйхов, Рамил Арсланов, Илдус Сәгъдиев, Сөләйман Галиуллин, Мәхмүт Ногыманов, әтиле-уллы Габделнәфыйк һәм Нәзыйр Фәттаховлар, Инсаф Нигъмәтҗанов, Ягъфәр Шәмиев. 

Ярышларны оештырып йөрүче Сөләйман Галиуллин: "Яңа ел алдыннан очраша алуыбызга сөенәм, -- диде. -- Ә иң сөендергәне менә шушы егетнең (Апаздан Инсаф Нигъмәтҗанов) Арчага ярышка килүе. Алар гаиләләре белән шахматчылар".

Инсафка 19 яшь. Ә менә шахмат сөюче Илдус абый Сәгъдиев яңа 85 ен тутырды. Исән-сау булсыннар! Яңа ел белән!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нәтиҗәләр: 1нче урында Яңа Кенәрдән Таһир Самигуллин, 2нче -- Арчадан Марсель Хәлилов, 3нче -- Арчадан Исмәгыйль Арсланов. Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X