erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадагы бер ресторанга кереп, кеше сумкасыннан акча урлый

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Арча шәһәрендә  яшәүче, 1977 елда туган  И. быел 8 августта кич “Тургай” ресторанының гардеробына керә. Башка кеше булмаудан файдаланып Г. калдырып торган сумкадан акча янчыгы ала һәм аннан 22000 сум акча чәлдерә.

И. административ күзәтчелек астындагы кеше, хөкем ителгән. Суд аңа карата административ чикләүләр билгеләгән, ул төнге вакытта өеннән дә чыгарга тиеш түгел.

Суд тикшерүе вакытында хөкем ителүченең гаебе исбатланды. Аның гаебен тануын, инвалид булуын, кабат җинаять эшләү рәвешендә җәзаны катылата торган сәбәп булуын, җинаятьнең авырлыгын һәм хөкем ителүченең шәхесен исәпкә алып, суд аңа 3 ел сынау срогы белән 2 ел 6 айга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Ренат Газизов,

район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X