Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчадагы “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачылуга 25ел

                 Районыбызда туып-үскән  күренекле шәхесләребезне барлап, аларның тормыш юлларын һәм башкарган хезмәтләрен өйрәнеп киләчәк буыннарга  калдыру, алар үрнәгендә тәрбия алып бару максатында музей ачу турында карар кабул ителгәнен яхшы  хәтерлим.

     

    Ул еллардагы  район хакимияте башлыгы Вагыйз Минһаҗев бу башлангычны хуплады һәм барлык ярдәмне күрсәтте. Сайланып алынган матур бинаны   музей өчен яраклаштырып тәзекләндерү, экспонатлар туплау  һәм аларны исәпкә алуны оештыру, Казан шәһәреннән һәм башка урыннардан якташларыбызның шәхси әйберләрен алып кайту эшләрен башкарганда район Советы башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Фазлыйәхмәтов, мәдәният бүлеге мөдире Рафил Җамалиев,  музейның беренче директоры Ринат Гаделшин, музей хезмәткәрләре Римма Васильева, Айсылу Шакирова,         Зәбирә Габтелхакова һәм башкалар  үзләреннән зур өлеш керттеләр.

     

                1995 елның 25 апрелендә, ягъни моннан 25 ел элек, Габдулла Тукайның туган көне алдыннан тантаналы рәвештә Арчада “Әдәбият һәм сәнгать” музее үзенең ишекләрен ачты. Бу тантанада хөрмәтле кунаклар булып язучылар  Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Әнәс Галиев, Ринат Мөхәммәдиев, Радик Фәизов, Фәрит Яхин һәм башкалар катнаштылар, музей турындагы уңай фикерләрен  яздылар. 2002 елга кадәр музей  директоры булып   Ринат  Гаделшин , ә аннан соң 2013 елга кадәр Ринат Фазлыйәхмәтов эшләде. Алар җитәкчелегендә музейда  бәяләп бетергесез  эшләр башкарылды, кызыклы проектлар тормышка ашырылды, музей республикада  һәм чит төбәкләрдә зур танылу алды.   

                 Музей урнашкан йортның  тарихы,  ул  Х1Х гасыр ахырында төзелгән,  республикабызның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. 1917 елгы Революциягә кадәр бу йортның хуҗасы беренче катында кибет тоткан, ә икенче катында гаиләсе белән яшәгән. Анда 1920-1930 елларда ТАССРның  Арча кантоны милиция идарәсе, 1930-1975 елларда район халык суды, 1975-1993 елларда балалар музыка мәктәбе эшли,    ә аннан соң районның “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачыла. Бүгенге көндә, музейлар берләшү сәбәпле, ул Арчаның “Казан арты” тарих - этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге буларак уңышлы гына  эшләп килә.

          Музейның аерым бүлмәсендә Гомәр Бәшировка багышланган экспозиция урнаштырылган. 1925-1928 елларда нәкъ шул бүлмәдә булачак татар әдәбияты аксакалы һәм классигы, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов Арча кантоны милиция идарәсендә тикшерүче булып эшләгән. Анда язучының үзе бүләк иткән шәхси әйберләре һәм китаплары куелган (эш өстәле, урындыгы, язу приборы, костюм-күлмәге, чәйнеге,самавыры һ.б.), аның тормыш юлы белән бәйле фотолар белән стендлар урнаштырылган. Шуны да әйтергә кирәк, Гомәр ага үзе музейны оештырганда бик теләп ярдәм итте, киңәшләрен  бирде. Ачылганан соң кайтып үзенең иҗатына багышланган экспозицияне карап бик сөенде, музей эшчәнлегенә югары бәя бирде. Шул ук бүлмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннар турындагы фотодокументлар, кулъязмалар, хатлар һәм китаплар урын алган. Аларның балалары, туганнары музей белән тыгыз элемтәдә яшиләр, яңа экспонатлар табуда бик теләп ярдәм итәләр.

           Әдәбият һәм сәнгать бүлегенә килгән һәркемне зур залда күренекле мәгърифәтчеләребез Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга багышланган экспозицияләр каршы ала. Шунда ук Татарстанның халык драматургы Галиәсгар Камал, Татарстанның халык язучылары Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләргә багышланган экспозицияләр белән танышырга мөмкин. Анда язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары урын алган. Алар арасында Сибгат Хәкимнең язу приборы, Гариф Ахуновның эш өстәле, урындыгы, язу машинкасы һәм үз кулы белән эшләнгән туган авылы “Өчиле күренеше” картинасы, аңа бүләк ителгән сувенирлар, Мөхәммәт Мәһдиевнең эш өстәле һәм урындыгы, китап шүрлеге, курткасы, күзлеге, өстәл һәм кул сәгатьләре, югары белем алу турындагы дипломы һәм Татарстан Язучылар берлегенә язган хаты бар. Шулай ук күренекле язучыларыбыз һәм тел галимнәре Мәхмүт Галәү, Хәй Хисмәтуллин, Гөлчәчәк Галиева, Заһирә Гомәрова, Радик Фәизов, Альберт Яхин, Фәрваз Миңнуллан, Диас Вәлиев, Равил Вәлиев,  Фәрит Бәшир, Гафур Каюмов, Гайсә Гатауллиннарның иҗаты белән бәйле экспонатлар һәркемдә зур кызыксыну уята.

         Бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбыз Мәрзия Фәйзуллина, Хәнәфи Бәдигый, Рәфикъ Юныс, Рәис Сафин, Илсур Хөснетдинов, Фатыйх Сибагатуллин, Галиәхмәт Шаһи, Риман Гыйлемханов,  Рифат Җамал, Флёра Мәрдәнова, Булат Сәләхов, Наил Касыйм, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф Нуриев, Наилә Ахунова, Гәүһәр Хәсәнова, Сания Әхмәтҗанова, Чулпан Зариф, Зиннур Тимергалиев, Рөстәм Галиуллин һәм башкалар музеебызда бик еш булалар, үзләренең  иҗатлары тупланган китапларын, кулъязмаларын, фото һәм видео материалларын бик теләп бүләк итәләр.

          Музеебызның сәнгать бүлегендә күренекле сәнгать осталары, якташларыбыз РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Нәгыймә Таҗдарова, ТАССРның Хезмәт герое Зөләйха Богданова, татар театрын оештыруга зур өлеш керткән Гыйлаҗ Казанский,  Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Рабига Сибгатуллина, Айдар Файзрахманов, Фәнәвил Галиев, Булат Сәләхов, Раушания Фәйзуллина, Габтелфәт Сафин, Фердинат Фәтхрахманов, Рөстәм Закиров һәм башкаларның тормыш юллары һәм иҗатлары турында экспонатлар күп. Биредә гөслә, мандолина, думбра, скрипка, гитара кебек кыллы музыка уен коралларын күреп була. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре – үзешчән композитор Сәлих Хисмәтуллинның кларнеты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча район Мәдәният йортының халык уен кораллары оркестрына нигез салган Сәлих Вәлиевнең үзе  ясаган концерт гармоны, кубыз, курай, баян һәм башка музыка кораллары аерым урын алып торалар. Гөлзадә Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов, Шамил Әхмәтҗанов, Булат Сәләховның сәхнә костюмнарын музейга килгән һәркем бик кызыксынып карый.

          Залда шулай ук рус халкының күренекле җырчысы Фёдор Шаляпинның Арчада укуы турында документлар урнаштырылган. Ул 1885-1886 елларда Арчага 2 еллык училищега укырга килә. Училище директоры А.Л.Лазерев укыткан җыр дәресләрен ул бик яраткан, хорда җырлаган. Алар концертлар куйганнар, чиркәүдә чыгышлар ясаганнар. 17 елдан соң Мәскәүдә күрешеп Фёдор Шаляпин үзенең укытучысы А.Л.Лазеревка кулъязмасы белән фотографиясен бүләк итә.

           Аерым экспозиция итеп 1996 елда  Арча сабантуе бәйрәмендә Россиянең һәм Татарстанның беренче президентлары Б.Н.Ельцин һәм М.Ш.Шәймиевләрнең катнашулары турындагы фотоматериаллар куелган. Борис Николаевич чүлмәк ваткан таяк, күзен бәйләгән тасма кызыклы экспонат буларак музеебызда саклана.

          Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар музеебызда еш булалар.Аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төрле темаларга экскурсияләр оештырыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәктәп программасына кертелгән якташ язучыларны өйрәнгәндә музейга килеп музей хезмәткәрләре белән берлектә дәресләр үткәрәләр, ул вакытта тема белән бәйле өстәмә күргәзмәләр дә куела. Өлкән сыйныф укучылары, студентлар рефератлар язганда, фәнни эзләнү эшләре алып барганда, проект эшләре эшләгәндә музей экспозицияләренә  урнаштырылган һәм фондта сакланган экспонатларны кулланалар. Күчмә күргәзмәләр, районыбыз мәктәпләрендә укучылар белән төрле кичәләр, конференцияләр үткәрәбез. Язучыларыбыз да бу чараларда бик теләп катнашалар.

          Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә өч меңнән артык экспонат бар, алар Арча төбәгенең әдәбияте, мәдәнияте һәм анда туып-үскән талантлы кешеләр турында сөйли. Районыбызда алтмышлап мәгърифәтче, җитмештән артык профессионал  һәм илледән артык танылып килүче язучылар, йөздән артык сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә тырышып хезмәт куючы хөрмәткә лаеклы бик күп шәхесләребезне беләбез һәм без алар белән горурланабыз, алар турында мәгълүматләр туплау эшен дәвам итәбез. Музейда булганнан соң һәркемнең күңелендә әдәбиятны һәм мәдәниятны үстерүгә зур өлеш керткән, аны сакларга тырышып яшәгән кешеләрнең кадере тагын да арта.

           Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин 2001 елда музейда булганнан соң “Истәлекләр китабы”на түбәндәге фикерен язган: “Арча ягы! Татарстанның данлы төбәге. Бу төбәк  үзен татар дип санаган һәр кешегә таныш һәм якын. Татар дөньясына искиткеч шәхесләр биргән Арча ягы зур игътибарга лаек.”

           Музейга килгән һәркемне халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган экспозиция каршы ала һәм озатып кала. 25 ел  халыкка хезмәт иткән музей киләчәктә дә эшен уңышлы дәвам итсен иде.

     

          “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары, РФның мәгариф отличнигы, Татарстанның  атказанган укытучысы  Шәфигулла Гарипов.

                                                   

     

     

     

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: