Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчадагы эвакогоспитальнең яхшы даны чит илгә кадәр киткән

    Узган ел Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Арчаның 3нче мәктәбе-балалар бакчасы базасында сугыш вакытында биредә эшләгән эвакогоспитальнең тарихын мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта урнаштырылган иде.

    Бүгенге көндә анда эвакогоспиталь турында күп мәгълүмат тупланган стенд, шул елларда эшләгән кайбер медицина персоналларының шәхси документлары бар. Госпиталь турындагы мәгълүматларны мәктәп коллективы бергәләп тулыландырды: ул елларда госпитальдә эшләгән, бүгенге көндә исән-имин гомер итүче Александра Барышева һәм Антонина Дементьевалар белән, исән түгелләренең балалары, якыннары белән очраштылар, истәлекләр барланды.

    1941 елның август аенда Арчадагы өч бина эвакогоспиталь итеп җайлаштырылып, 3655 номеры астында яралы совет сугышчыларын кабул итә башлый. Болар — район үзәк хастаханәсе, 2нче мәктәп һәм педагогия училищесы бинасы (бүгенге көндә 3нче мәктәп). Ә 2нче мәктәп урынында бүген мәчет балкып утыра. Госпитальдә райондагы медицина белгечләреннән тыш, читтән килеп, илебезнең төрле урыннарында эшләгән табиблар, шәфкать туташлары эшли. Сугышның кыза барган чагы, госпитальдә табиблар да җитешми, шунлыктан шәфкать туташлары авыруларга мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтә. Хирургларны еш сугышка алганга, кайчак хирург булып операция дә ясарга туры килә аларга. Хастаханәдәге хезмәттән тыш, ягу өчен утын әзерләргә дә, госпитальгә продуктлар белән ярдәм итеп торучы колхозларга булышырга да вакыт та, көч тә таба ак халат ияләре. Авыруларга 8 колхозның шефлык итүе мәгълүм: алар продукт белән ярдәм итеп кенә калмыйча, яралыларның күңелен күрү өчен концертлар белән дә килгән. Ә биредә яралылар өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышканнар: алар душта юына алган, 2 чәчтараш эшләгән, айга 1-2 тапкыр кино карау мөмкинлеге тудырылган, концертлар килгән, гәҗит-журналлар яздырганнар. Терелеп чыккан яралы сугышчыларны кире сугышка, авыр яралыларны өйләренә озата торган булганнар. Кайбер очракларда озата барулар да ак халат ияләре өстенә йөкләнә.

    1943 елның мартында госпитальдә әсир яралыларны кабул итә башлыйлар. Татарстандагы 4 госпитальнең берсе була ул. “Нинди генә шартларда да авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә”, — дип эшләгән, Гиппократ антына тугрылыклы ак халат ияләре яралыларны дошман дип түгел, ярдәмгә мохтаҗ кеше итеп кабул итәргә тиеш була. 1000 урынга исәпләнгән госпитальдәге әсир яралылар арасында немецлардан кала итальян, венгер, румын кешеләре дә була. Аларның чире, нигездә, тиф, туберкулез, трахома, дифтерия диагнозлы була. Шул вакытларда авыруларны караучы 105 медицина хезмәткәре дә тиф белән авырый, 7се терелә алмый, үлә.

    Узган ел Арчада яшәүче ветеран укытучы Рәмзия Хәмидуллина (такта ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе) эвакогоспитальдә эшләгән, инде мәрхүм Мәдхия Гаязованың көндәлеген күрсәткән иде. Ул үзе бер китап сыман. Мәдхия апа анда эшләгән һәр көнен җентекләп язып барырга тырышкан. Медицина хезмәткәрләренең, хастаханәдә дәвалаудан тыш, авыруларга дару ясау йөкләмәсе дә булган. Туберкулезлылар өчен ылыс җыеп елга 800 литр төнәтмә генә ясаганнар! Үлгән әсирләрне Арчадагы немец зиратында җирләүдә дә еш катнашырга туры килә аларга. Ул зиратта хастаханәдә үлүче әсирләрне генә түгел, поезд станциягә туктагач, юлда үлгән әсирләрне дә җирли торган булганнар.

    Эвакогоспитальдә эшләгән медина хезмәткәрләрнең хезмәте бәяләп бетергесез! Үзебезнекеләр шул чорда Германиядә тоткын булып күп җәфалар күрсә дә, илебезнең кешелекле халкы биредә аларның солдатына КЕШЕ итеп карап, гомерләрен саклап калу өчен тырыша. 3нче мәктәпкә узган ел сугыш чорында биредә дәваланып, үз иленә кайткач язучы булып киткән итальян  әсиренең китабы кайтты. Анда мондый юллар бар: “Әгәр мин 3655нче номерлы Арча госпиталенә эләкмәгән булсам, исән калмаган булыр идем. Андагы яхшы мөгамәлә, дәва белән генә исән калдым...” 70 елдан соң туган якка рәхмәт булып әйләнеп кайткан бу сүзләр ул елларда эшләгәннәрнең рухына дога булып ирешсен, исәннәргә савап булып язылсын.

    Узган ел мәктәп коллективы ата-бабаларының эзен барлау максатыннан кайткан япон, румын кешеләрен кабул итте, үзләре исә Германия белән элемтәгә чыкты.

    Бөек Җиңү бәйрәме ел да Арчада яшәүче Изотовлар, Гаязовлар, Гафаровлар, Рыжиковлар, Никишиннар, Орловлар, Кисловлар, Чернобровлар гаиләләре һ.б. өчен дә зур бәйрәм. Аларның әти-әниләре дә госпитальдә эшләп, Җиңү көнен якынайту өчен үзләрен аямыйча, халкы өчен тырышкан. 

    Розалия Зиннәтова

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: