Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчадагы "Әлифба" музее 20 еллыгын билгеләп үтте

    ​​​​​​​Октябрь аенда Арча педагогика көллияте базасында урнашкан “Әлифба” музее төзелүгә 20 ел тулды. Әлеге истәлекле дата һәм “Әлифба” дәреслеге авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова истәлегенә багышлап, көллияттә “Музей педагогикасы һәм әлифбасы: тарихка сәяхәт һәм заманча үсеш тенденцияләре” дип исемләнгән республикакүләм  фәнни-гамәли конференция узды.

    Конференциядә катнашучылар арасында галимнәр, фән эшлеклеләре, Татарстанның югары, урта һөнәри белем бирү уку йортлары, районыбыз мәктәпләре укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре, музей хезмәткәрләре, язучылар, студентлар бар иде.

    “Әлифба” музеена Сәләй Гатат улының туган җире, Самара өлкәсе Байтуган авылындагы музей хезмәткәрләре дә кунак булып килгән. Кунаклар музейдагы дөнья халыкларының 67 телендә язылган 300гә якын Әлифбаны күреп, яңа залга күргәзмәгә куелган Әлифбаларны кулга алып, музей директоры Дамир Таҗиев тарафыннан тупланып, китап итеп чыгарылган музейның 20 еллык тарихын чагылдырган кулланманы карап хозурланды.

    — Ел әйләнәсе музейга кунак булып килүчеләр күп. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләрдән тыш, хәтта АКШтан татар милләтеннән булмаганннар да килде. Әлифба авторларының укучылары да еш килә музейга. Шулай ук биредә элеккеге һәм бүгенге студентлар белән дә очрашулар еш булып тора. Алар укытучылары турындагы истәлекләре белән уртаклаша, — ди музей җитәкчесе Дамир Таҗиев.

    Дамир Таҗиев музейның өченче җитәкчесе. Ул музейны Сания Камалетдиновадан кабул итеп алган. Ә Сания апа музейны оештыручы Хөсәен Фатыйх улыннан соң җитәкчелек иткән.

    — 1998 елда Сәләй Вагыйзовка – 95, Рәмзия Вәлитовага 90 яшь тулды. Шул елны Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре белән киңәшләшеп, аларның хезмәтен туплаган музей булдырырга кирәк дигән фикер туды, — дип сөйли көллиятнең ул чактагы директоры Илдус Сәгъдиев. — Укытучы Хөсәен Фатыйх улы музей булдыру эшенә кызыксынып, ныклап тотынды. Булган материалларны туплаганнан соң, чит илләргә хат язып, үзебезнең Әлифбаны җибәрә һәм аларның Әлифбаларын сората. Фәрит Минхәеров та спортчы студентлар белән чит җирләргә ярышларга барганда чит телдәге Әлифбалар алып кайтты. Гомумән, музейдагы истәлекләрдә бик күп кешенең өлеше бар.

    Хөсәен Фатыйх улының укучысы, галим Мөхәммәт Гатиятуллинга музей укытучыларының (ул Сәләй Гататович белән Рәмзия Вәлитованың да укучысы) якты рухын саклаганы өчен аеруча кадерле, якын. “Әлифба музеен тәрбия учагы булган өчен хөрмәтлибез. Хөсәен ага музейның дөньяда бердәнбер булачагын тоеп, белеп эшләде. Бу музей озак еллар эшләгән педагогларга һәйкәл сыман”, — дип фикерләре белән уртаклашты ул.

    Без тышлыгына кулына чәчәк бәйләме тоткан кызны мәктәпкә озатучы Акбайлы фотосурәтле Әлифба аша хәреф танып зур дөньяга юл алган буын балалары. Шул рәсемне күргәч күңелгә әле дә рәхәт, җылы дулкын тарала. Хәзер Әлифба башка төрле. Соңгы елларда берничә үзгәреш кичерде. Үткәне дә ерак гасырларга барып тоташа икән. Узган гасырлардагы татар теле дәреслекләренә кадәр үк дөньяда татар телендә Әлифба булган инде. КФУ доценты Рәсимә Шәмсетдинова “ЮНЕСКОга куярлык тарихи мирасыбыз бар”, — дип юкка әйтми. Татар әлифбасы төрки телле милләттәшләребезне мәгърифәтле итүдә дә ярдәм иткән.

    Арабызда бүген дә балаларны белемле итү өчен әлифбачылар эшен дәвам иттерүчеләр бар. Заманында үзе Арча педагогика көллияте шәкерте булган, озак еллар Ташкичү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыткан Мәүҗидә Камалиева яшь буынның телне өйрәнүдәге мөмкинлекләрен исәпкә алып, махсус эш дәфтәре төзегән һәм ул еллар дәвамында укытучыга зур ярдәмлек булган. Киләчәктә әлеге хезмәт күпләп бастырылып, мәктәпләргә дә таралыр дигән өмет бар. Ветеран укытучы грамотага өйрәтү чорында балаларның фикерләү сәләте, мөстәкыйльлеген үстерүдә язу дәфтәрләренең роле турында киң җәмәгатьчелеккә дә сөйләде.

    Конференция кысаларында 5 секциядә студентлар һәм укытучылар фәнни тикшеренү эшләрен тәкъдим итеп, файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты, “Язучы дәрес бирә” проектына нигезләнеп, төрле елларда көллиятне тәмамлаган шагыйрәләр Сания Әхмәтҗанова һәм Рифә Рахман “Әлифба язмышына бүгенге буын иҗатчылар карашы. Заманча проектлар”  дигән темага  дәресләр бирде.

    Конференциядә күтәрелгән темалар киләчәктә бергә тупланып, җыентыкта дөнья күрәчәк.

    Розалия Зиннәтова

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: