erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадагы матур үзгәрешләргә өлеш кертә алуына куана

Арча район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллинга район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды.

Шул ук вакытта ул җитәкченең Казанга башка эшкә  күчүе турында да әйтте.

Башкаларга ничектер,минем үземә бу яңалыкны ишетү авыр булды.. Рөстәм Вагыйзовичны мин егерме елга якын беләм. Шул вакыт эчендә ул үзен тирән белемле үз эшенең остасы итеп танытты. Ә иң мөһиме, нинди дәрәҗәдә булса да, һәрвакыт ачык күңелле,кешелекле, ярдәмчел булып кала белде. Нәкъ менә аның кебекләр турында  урын кешене түгел,кеше урынны бизи, дип әйтәләр. Ул хезмәт куйган өлкә җиңелләрдән түгел. Төзелеш,ремонт,коммуналь хуҗалык һ.б. Монда эшләргә зур белем,нык сәламәтлек, корыч ихтыяр кирәк. Табигатьның кырыс шартларында ачык һавада эшләүче,башлыча ирләрдән торган подряд оешмалары белән аралашканда сүзне сайлап тормыйча, "тозлы-борычлысын"да кулланып сөйләшергә ияләнергә мөмкин . Тик мин Рөстәм Вагыйзович авызыннан беркайчан да андый сүз чыкканын хәтерләмим. Тәрбияле гаиләдә үскәнгәме, әллә үзен Аллаһы Тәгалә шулай яратканмы, ул һәрчак зыялы булып кала белде. Урыслар әйтмешли ,"интелигент до мозга костей".

Менә шундый белгечнең хакимияттән эштән китүе борчый мине. 

Шуңа күрә, китүенең сәбәпләрен сорамый булдыра алмадым.

- Казанда "Росавтодор" филиалына чакырдылар, әлегесенә караганда күбрәк хезмәт хакы тәкъдим иттеләр . Мондый тәкъдимнәр элегрәк тә булгалады,тик ияләнгән урыннан кузгаласы килмәгән иде. Бу юлы тәвәкәлләргә булдым . Хәзер яшь тә бара, бүтән андый шанс чыкмаска да мөмкин,-диде ул.

- Сез хакимияттә шушы өлкәдә 20 ел эшләдегез. Гади белгечтән бүлек җитәкчесенә кадәр күтәрелдегез. Шул чорда күңелегезгә уелып калган нинди вакыйганы атар идегез?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Минем вазифа беренче карашка гади генә аталса да бик мәшәкатьле, тынгысыз хезмәт. Үзеңнең көндәлек эшеңне башкарудан тыш төрле тикшерү ,күзәтү оешмаларының да гел күз уңында без. Дәүләт акчасы тотылган урында шулай булырга тиеш тә. Һәр көн нинди дә булса кабатланмас вакыйгаларга бай булды. Шуңа күрә аерып алырга да кыен. 

Шунысын әйтә алам: 2000 елны мин  эшкә кайтканда Арчаның үзәгендә дә ярымҗимерек биналар бихисап иде әле. Читтәгрәкләрен әйтеп тә тормыйм. Арчабызны танымаслык итеп үзгәртә алдык. Элеккесе белән чагыштырганда җир белән күк аермасы . Бу матур үзгәрешләргә үземнең күпмедер өлеш кертә алуыма мин бик сөенәм. Арчада эшләү миңа зур тәҗрибә тупларга, яхшы дуслар табарга ярдәм итте. Шәхси тормышымдагы онытылмаслар вакыйгалар белән дә минем өчен истәлекле бу чор. 

Шушы елларда минем белән эшләгән җитәкчеләргә,хезмәттәшләремә ихластан рәхмәтемне белдерәм. Арчада башланган матур үзгәрешләрнең дәвамлы булуын телим,-дип тәмамлады әңгәмәдәшем.

Без дә үз чиратыбызда Рөстәм Вагыйзовичка яңа эш урынында да уңышлар  теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X