erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадан өч дөнья чемпионы!

Котлыйбыз!

Бер Арчадан өч чемпион!

Румия Надршина

24-26 июнь көннәрендә “Саба Арена” спорт комплексында   һәм Миңгәр Сабан туе була торган мәйданда көрәш буенча яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узды. Дөньяның 27 иленнән 200гә якын көрәшче бил алышты. Башта “Саба–арена” спорт комплексында көрәштеләр.  Батырлар 1нче, 2нче  урыннар өчен  кич белән Миңгәр Сабан туе мәйданында келәмгә чыктылар. Безнең район көрәшчеләре Арчадан Динияр Моратов (80 кг), Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов (80кг), Наласадан Фаяз Зарипов (90кг) үз үлчәү авырлыкларында дөнья чемпионнары булдылар. Шулай итеп Арча тарихында беренче тапкыр Динияр, Илшат һәм Фаяз галәмнең иң көчле көрәшчеләре исемен яуладылар.

 – Бу дөньякүләм ярыштан Татарстанның бер генә районына да бездәге кебек өч дөнья чемпионы кайтмады, – диде горурланып тренер Фәнил Һидиятуллин. Фәнил егетләр белән Сабага ярышка барды. Ул Арчаның 6нчы мәктәбе физик тәрбия укытучысы, көрәш тренеры.

Сабадан кайтуга редакциягә кунакка чакырдык үзләрен. Аларны күргәч, “Берсеннән-берсе матур егетләр!” – дип сокланды хезмәттәшләребез. Күрче, Илшат Фазылҗановны! Озын буй (185см), киң җилкә, матур йөз, горур кыяфәт, тыйнак, акыллы, оялчанлыгы да бар, сөбханалла! 24 яшьтә. Ә Динияр Мортазин! Буй буенча Илшатны куып тотачак. 180 см. Әле 16 яшь кенә. Чибәр, акыллы. Әллә татар көрәшенә җыен шундый матурлар җыелган инде! Матурлыкның сәбәбе, билгеле, көрәш! Тренер Фәнил Һидиятуллин үзе дә янып тора! Ә Фаяз Зарипов турында “ут малай” диләр.

– Сабага дөньяның көчле көрәшчеләре җыелды, – дип сөйләде көрәшче Илшат Фазылҗанов. – Татарстан, Башкортстан, Дагстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Әзәрбайҗан, Россия... – көчле көрәшчеләр күп иде. Үзбәк егетләре белән сөйләшеп тордык. Россия, дөньякүләм ярышлардан җиңүләр белән кайтсак, безне зурлап каршы алалар, бәйрәм оештыралар, машина, фатирларга кадәр бирәләр, дип сөйләде алар. Фотоларга кадәр күрсәттеләр.

– Ә бездә сезнең кадерне беләләрме?

– Беләләр...(елмая)

– “Арча” спорт комплексында көрәш тренеры булып эшлисез. Тренер акчасы җитәме?

– Тренерлыктан тыш Казанда эшлим.

– Димәк, тренер хезмәт хакы җитми... Көрәштә иң мөһиме нәрсә?

Дисциплина. Үз-үзеңне тота, сөйләшә белү, сүгенмәү, башкаларны ихтирам итү... Бала ул әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Көрәштә тренерның шәхси үрнәге килеп кушыла. Дисциплина булса, тырышлык та, максатка ирешүчәнлек тә була һәм уңышлар да яулана. Беренче тренерым – әти (Марат). Ул минем көрәшүемне бик теләде. Без өч малай. Иң олысы мин.

Сөйләшүне тренер Фәнил Һидиятуллин белән дәвам иттек.

– Сабада ярышлар бик матур барды, – дип сөйләде ул. – Яңа көрәш алымнарын күрдем. Тренировка вакытларында кулланасы булыр.

– Көрәшчеләр ничек көрәште? Башка төбәк көрәшчеләре дә татарча көрәштеме?

– Татарча көрәштеләр. Әмма комда.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динияр Моратов Арча педагогика көллиятендә укый. Физик тәрбия укытучысы буласы. 80 килога кадәрле көрәшчеләр белән көрәшә. Фикерләре кызыклы.

– Татарстанда өч тапкыр, Россиядә ике тапкыр чемпион булдым, – дип сөйләде ул. – Мондый дөньякүләм ярышта беренче тапкыр катнашам. Шуңа да тәэсирләр көчле. Үзем Утар Аты авылыннан. Беренче тренерым – Таһир Лотфуллин. 5 сыйныфтан 9 сыйныфка кадәр тренерым Фәнил Һидиятуллин булды һәм бүген тренерларым – Илшат Фазылҗанов һәм Илшат Һидиятов. Әти (Рафаэль), әни (Гөлшат), әби һәм сеңлем белән Арчада яшибез.

– Җиңүнең сере нидә?

– Тырышлыкта, максатта. Бөтен көчеңне, энергияңне шушы көрәшкә бирәсең.

Арчаның өченче чемпионы Наласа егете Фаяз Зарипов ничек оста гармунда уйный! Берьюлы Арчада үткән көрәш ярышында наласалар, беренче урынны алгач, җыелышып, Фаяз гармунда уйнап, барысы бергә җырлап, матур тамаша күрсәткән иделәр. Узган ел Арча Сабан туенда баш батыр булып калды ул. Берәүгә дә бирешмәде! Молодец!

– Биектауда яшим, – дип сөйләде Фаяз. – 24 яшьтә. Өйләнгән. Казанның бер компаниясендә эшлим. Сабада көчле көрәшчеләр белән бил алышырга бик җиңел булмады, әмма аннан да авыррак ярышларда катнашкан бар. Яшьләр арасында 5 тапкыр Татарстан чемпионы булдым. Олылар арасындагы ярышларда шулай ук җиңүләр күп. Беренче тренерым – Таһир Лотфуллин. Бүген тренерым – Илшат Һидиятов. Мин көрәшчеләр нәселеннән. Әти дә (Айрат) көрәште, район Сабантуйларында 1нче урыннарны алган кеше. Әтинең әтисе – Харис бабай да көрәшкән.

Сорамый кала алмыйм: республика ярышларында сез Арча районы өчен көрәшми башладыгыз.

Теләче районы өчен көрәшәм.

– Ник?

– ...

– Сез – спортчылар ирекле халык. Үз юлыгызны үзегез сайлыйсыз. Уңышлар!

...Дөньякүләм ярышта бер Арчадан өч чемпион! Тарихка кереп кала торган зур вакыйга. Егетләрне тагын бер кат котлыйбыз һәм алга таба да уңышлары белән сөендереп торырлар дигән өметтә калабыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин, егетлэр! Без сезнен белэн горурланабыз! Сез - Чын жиhангирлар!

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X