erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадан Илфат Ризванов: «Иске суыткычтан ясаган инкубаторда өч йөз чеби чыгарам» ("Интертат", Рифат Каюмов)

Арчада «Барлык кыйммәтләрнең таҗы — гаилә» фестиваль-бәйгесенең гала-концертында районның үрнәк гаиләләрен данладылар. Фестиваль һәм анда чакырылган кайбер гаиләләр белән «Интертат» хәбәрчесе танышып кайтты.


Арча районында яшәү тәртипләре, тормышларының бөтенлеге белән авыл халкында хөрмәт яулаган гаиләләрне барлау һәм гаилә кыйммәтләрен үстерү максатыннан «Барлык кыйммәтләрнең таҗы — гаилә» бәйгесе уздырылган. Узган елның сентябрь аенда башланган бәйге, гаиләләрне төрле иҗади сынаулар аша уздырып, 3 мартта гала-концерт белән төгәлләнде.


Рифат Каюмов
Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, биредә җиңелүчеләр юк. Район хакимияте биредә катнашкан 53 гаиләне гала-концертта сәхнәгә чакырып, сертификатлар һәм грамоталар белән бүләкләде. Жюри тарафыннан сайлап алынган ундүрт гаиләгә җиңүче дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Гала-концерт башлану алдыннан бәйгедә катнашучы гаиләләр мәдәният йортында гаилә кыйммәтләрен, яраткан шөгылен чагылдырган күргәзмә оештырды. Биредә катнашучыларның кул эшләнмәләре, гаилә ашлары, һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп, кадерләп сакланган ядкәрләре белән танышырга мөмкин иде. Күп кенә гаиләләр үз ядкәрләрен кадерләп саклаганнар. Алар арасында Коръән китаплары, хатлар, бүләкләр, борынгы киемнәр, бизәнү әйберләре бар иде.


Рифат Каюмов
Чиккән киемнәр, мендәрләр, бизәкләп тукылган ашъяулыклар, сөлгеләр, энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфаклар, мозаика белән ясалган картиналар, бәйләү җебеннән ясалган йомшак уенчыклар, тәм-томнар һәм милли ризыклар арасында кайсына килеп тукталырга белмичә озак кына карап йөрдем.


Рифат Каюмов
«Свияга» суыткычыннан ясалган инкубатор
Кинәт күзем «Свияга» суыткычыннан ясалган инкубатор фотографиясенә төште дә, аны уйлап табучы белән сөйләшеп киттек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа танышларым «Һөнәрле гаилә» номинациясендә җиңү яулаган Рәмзия һәм Илфат Ризвановлар булып чыкты. Алар Арча районы Шекә авылында гомер итәләр. Авыл Марий Эл Республикасы чигендә, Арчадан кырык километр читтә урнашкан.

— Инкубатор ясыйсым килә иде инде. Кулдан ясалган төрле вариантларны интернетта өйрәнеп, эштән чыккан суыткычтан ясап карарга булдым. Башта җитешсезлекләре күп булды. Берничә ел буе камилләштерә торгач, әйбәт кенә килеп чыкты. Аңа берьюлы өч йөз тавык йомыркасы тутырырга була. Шуларның якынча сиксән процентыннан чеби чыга. Чыкмаганнарының, гадәттә, йомыркасы кысыр була.


Илфат Ризванов
Йомырканы әйләндереп тора торган механизмын (редукторын) көйләү авыр булды. Башта я бөтенесен әйләндерә алмады, я артык кызу әйләндерде. Редукторны велосипед чылбырыннан һәм йолдызчыкларыннан ясадым. Аларны төрлечә көйли торгач, оптималь вариантын таптым.

Инкубатор, беренче чиратта, тиешле температураны һәм дымлылыкны тотарга тиеш. Аларны контрольдә тоту өчен махсус датчикларны кибеттән алдым. Һава әйләнеше һәр киштәгә килгән пластик торбалар ярдәмендә тәэмин ителә. Инкубаторны көне-төне саклап утырасы юк — мин аны тулысынча автоматлаштырдым, — дип таныштырды Илфат үзе ясаган җайланма белән.

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/society/10-03-2022/archadan-ilfat-rizvanov-iske-suytkychtan-yasagan-inkubatorda-ch-y-z-chebi-chygaram-5850745

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X