erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадан Ирек Минзин: "Үзмәшгульлек ул – күләгәдән чыгу"

Тирәбездә тиктормас, кулы эш белгән кешеләр байтак. Арчада яшәүче Яңа Чүриледән Рөстәм улы Ирек Минзин шундыйлардан. “Балачактан мин мавыгучан”, – ди.

 

Безнең сөйләшеп китүебезгә үзмәшгульлек сәбәпче булды. Быел җәй башыннан үзмәшгульче булып теркәлгән ул. Төрле чараларны бизәү, шарлар кабарту һ.б. белән мәшгульләр. “Шыпырт кына эшләсәгез дә була ич, ник теркәлергә булдыгыз?” – дип төпченәм. “Мин үзем юрист булып эшлим, – дип сөйләде әңгәмәдәшем. – Теркәлмичә, салым түләмичә үз эшеңне алып баруның, акча эшләүнең хәтәр икәнен беләм. Штрафлары зур. Ә болай җаның тыныч. Башта интернет аша үзмәшгульлекнең ни икәнен, нечкәлекләрен өйрәндем. Салым инспекциясенә барып та тормыйча, смартфон аша гына теркәлдем. Эшләгән әйберләреңне физик затларга сатсаң, керемнең 4 процентын, ә юридик затларга җибәрсәң, керемнең 6 процентын салым итеп түлисең. Үзмәшгульлек ул – күләгәдән чыгу, алга таба үсеш дигән сүз”.

Ирек Минзинны без Арчаның көнбатыш өлешендә үзидарә рәисе буларак беләбез. Кул эшләре ярминкәләре белән узган бәйрәмнәрен күргән бар. Үзе дә тик тормый, буш вакытында тимер яки агач эшеме – нәрсәдер эшли. Кечкенә генә тимерчелеге дә бар. “Мәктәптә укыганда чигә башладым. Агачны көйдереп, төрле сурәтләр эшләү дисеңме – берсе дә калмады. Бөтен өй стенасы тулды ул сурәтле такталар белән. Мәктәптән соң шоферлыкка укыдым. Эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштердем. Юрист белгечлеге алдым. Кирәк булгач, “КамАЗ” машинасы сатып алып, анда эшләдем”.

– Шарлар белән бәйрәмнәрне бизәүгә ничек кереп киттегез?

– Көнбатыш бистәсендә бәйрәмнәрне оештырганда бизәргә дә кирәк иде. Ә бизәү чыгымнар сорый. Без моны үзебез дә эшли алабыз ич, дип гаилә белән тотынган идек, килеп чыкты. Хәтта яхшырак та. Иптәшем Гөлнар белән безнең өч бала. Менә шулай тора-бара төрле эшкә өйрәнәсең икән ул. Хәзер мөрәҗәгать итүчеләргә төрле чараларны шарлар, чәчәкләр һ.б. белән бизәп бирәбез. Сыйфатлы итеп башкаргач яраталар. Шарларыгыз хәтта ике ай торды, дип әйтәләр.

– Эш юк, тормыш авыр дип зарланучыларга ни дияр идегез?

– Ялкаулык, дип әйтер идем. Тырышырга, эшкә өйрәнергә кирәк.

Районның затлы кафеларының берсенең бакчасында тимердән эшләнгән бик матур көймә тора. Анда кунаклар фотога төшәргә ярата. “Аны без хатынның әтисе Мөрәледән Минсадыйк Әсхәдуллин белән эшләдек, – дип тә шаккатырды әле ул. – Җитәкчесе мөрәҗәгать иткәч, Венеция көймәләренең тарихын, сызымнарын өйрәнеп, бабай белән тотындык без бу эшкә. Һәм, күрәсез, матур гына килеп чыкты ул. Эштән курыкмаска гына кирәк”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сез баймы?  

– Тормышны алып барырга җитә. Иң мөһиме – күңелең бай булсын. Кеше рәнҗетмә. Мине әни (Рәшидә) кечкенәдән мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өйрәтте. Егет булып өлгергәч тә, кызларны кыерсыта, рәнҗетә күрмә, диде. Кеше белән бөтен йөзең белән елмаеп исәнләш, дип өйрәтте.

Ирек белән аралашуы да рәхәт. Эш сөючән генә түгел, менә дигән әңгәмәдәш тә ул. Без Иреккә һәм гаиләсенә исәнлек-саулык, уңышлар телибез!

Румия Саттарова

Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X