erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадан Олег бу бәхетле көнгә кадәр яши алмады

Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга автомобильләр тапшырачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга машина ачкычлары тапшырачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарны хөрмәтләү тантанасында катнаша. Президент аларга тантаналы шартларда Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм автомобиль ачкычлары тапшырачак», — диде Галимова.

Ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, машиналарның сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга тапшырылачагын искәртте. «Бу — төрле төркемнәргә караган инвалидлар. Автомобильләр, машина белән идарә итүе җиңелрәк булсын өчен, конкрет кешеләрнең ихтыяҗларына яраклаштырылган», — дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу шимбәдә, 15 февраль көнне, совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылуга 31 ел тула. Бу көнне чит илләрдә үзләренең хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алып, митинглар һәм тантаналы чаралар үткәрелә.

Республикада Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 9,5 меңгә якын ветеран яши. Аларның күпчелеге Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган, 200гә якын кеше республикага соңрак күченеп килгән.

Безнең районда бүгенге көндә инвалид исән әфганчылар юк. Арчада яшәүче Олег Пушкарев ул сугышта аягын югалтып кайткан иде, кызганыч, ул бу көнгә кадәр яши алмады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X