erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадан унтугыз егет иртәгә армиягә китә

Бүген, 17 июнь көнне армия сафларына китүче егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашу булды

Иске Кишет авылында урнашкан музей каршында узган чара дулкынландыргыч мизгелләрдән торды.

Бирегә җыелучылар иң элек Советлар Союзы герое генерал Г. Сафиуллин музее белән танышты. Аннан соң музей каршында чараның төп өлеше узды. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча һәм Әтнә районнарыннан армия сафларына китүче 19 егеткә һәркем үзенең изге теләкләрен җиткерде. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесегең социаль мәсьәләләр  буенча урынбасары Алинә Мөхәммәтшина ачып җибәрде. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов та егетләргә чын күңеленнән исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләде. Аларның әти-әниләре белән аралашу уздырылды. Хәзерге вакытта хезмәт итүче ике егетнең әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X