erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар "Дөнья кубогы" ярышында катнашты!

Нәтиҗәләр әйбәт.

Хапкидо буенча "Дөнья кубогы" Санк-Петербургта үтте. Тренерлары Газинур Борханов белән өч егет ярышка барды. Нәтиҗәләр куанычлы.

2001нче елгы Алмаз Закиров "Дөнья Кубогы" ярышында өченче урынга ия булды. Ә Арчаның 6нчы мәктәбендә укучы Ильяс Гыйльметдинов (2005 елгы) белән Арчаның 1нче мәктәбендә укучы Алим Локманов (2006 елда туган)  үз үлчәүләрендә 5 нче урынны алды. Призлы урынга аз гына җитми калалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әле алар Санк-Петербургта. Самолетлары бүген кичкә генә.

Егетләрне һәм тренерны уңышлары белән котлыйбыз!

Шулай бервакыт шулай ук хапкидо буенча у ңышлар белән кайткач, тренер Газинур Юнусовичтан: "Таэквондоны чамалыйбыз, ә менә хапкидо нинди спорт төре", -- дип сораган идек. "Хапкидо ул Кореянең сугышчан сәнгате, -- дип аңлатты безгә тренер. -- Көндәшеңне нинди генә шартларда да сугышчан алымнар белән йолып алу, җиңү. Хапкидо алымнарын Кореяда гына түгел, күп илләрдә армиядә, полиция һәм төрле көч структураларында кулланалар. Ә хәзер менә спорт төре буларак кереп китте".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X