Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчага ​​​​​​​Гөлфия Солтанбаева оныклары белән кунакка кайткан иде.

    Туган як сагындыра

    Гөлфия Солтанбаева оныклары Александра һәм Арина белән Арчага кунакка кайткан иде.

    Александра 8нче, Арина 7нче сыйныфта укый. Икесе дә татарча аңлыйлар, сөйләшә генә алмыйлар. Португалиядә яшәсәләр дә, гаилә милли гореф-гадәтләрне саклап килә. Әниләре татар, әтиләре рус милләтеннән. Ике якны да тигезлиләр, бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кызларның икесе дә бию белән шөгыльләнә. Александра татар халык биюен башкарып, җиңүләр яулаган, фоторәсеме журналларда басылган, Арина рус халык биюе белән чыгышлар ясаган.

    Гөлфия Солтанбаева Арчадан, сельхозхимиядә хисапчы булып эшләде. Ире Данис абый (мәрхүм инде) коммуналь хуҗалыкта җитәкче, кирпеч заводында участок начальнигы иде. Кызлары Гөлназ педагогика көллиятендә инглиз телен укытты. Аннан Испаниянең Севилья шәһәренә гувернантка булып эшкә китә. Шунда ул булачак ире белән таныша.   Александр үзе Омск шәһәреннән. Армиядән соң Португалиягә эшкә киткән булган. Севильяга командировкага килгән. Кире үзе белән Гөлназны да алып киткән. 16 ел инде Атлантик океан буенда урнашкан туристлар шәһәре Лагуштада яшиләр. Дүрт бала үстерәләр. Олысына 22, төпчекләренә 2 яшь.

    – Гөлназ Америка компаниясендә кадрлар буенча директор урынбасары. Кияүнең үз эше, евроремонт белән шөгыльләнә. Мин күп вакыт шунда. Әле менә бер ай тордык, тагын кире китәбез, – диде Гөлфия ханым. – Тормышлары яхшы. Төп халык бик әйбәт анда. Тәрбияле, итагатьле. Шәһәрдә күп илләрдән килгән халык яши. Бразилия, Африка, Кытайдан бар, англичаннар күп. Украиннар, руслар очрый. Ә менә татарлар бөтенләй юк.

    Кызыксындырган төрле сорауларга җавап бирде Гөлфия ханым. Бәяләр, хезмәт хаклары, турында да сөйләштек.

    – Искиткеч тәртип анда. Чүп әсәре күрмәссең. Тәмәке төпчеге дә ташламыйлар. Кая карама, урам җыештыручылар. Махсус тузан суырткычлы машина йөреп йөреп тора. Чүп контейнерлары җир астында. Торбалар чыгарылган. Чүпне аерып шунда ташлыйлар. Кирәкмәгән әйберләрне (мебель, көнкүреш техникасы һәм башкалар) янына чыгарып куялар. Кирәк кеше алып китә, – диде ул. – Монда төнлә урамга чыксаң, күз төртмәслек караңгы. Анда иртә беләнгә кадәр утлар янып тора. Ә үзләре электрны сатып алалар.

    – Нәрсә белән шөгыльләнәләр?

    Реклама

    – Әйткәнемчә, туристлар шәһәре ул. Океанга җәяү 5-10 минутлык юл. Кыялар бик матур. Элеккеге коллар сата торган базарны карарга киләләр. Иске шәһәр дә кызыксындыра, аның урамнары бик тар, ишәк белән йөри торган гына. Җәен бер дә яңгыр яумый, эссе. Кышын кар күрмисең, яңгыр ява, 16-17 градус җылы була. Биредә ресторан бизнесы киң таралган. 400-500 ресторан, бар, кафе гына бар. Аннан инде отельләрдә эшлиләр. Балык заводыннан тыш зур предприятиеләр юк. Португаллар күп вакыт ресторанда тукланалар. Аз ашыйлар анда. Менюда салат, диңгез ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш. Иткә исләре китми. Аракы эчкән кеше күргәнем булмады. Кофе эчәләр. Урамда сукбай этләр, хуҗасыз мәчеләр күрмәссең. Аларны бик яраталар, урамга йөртергә алып чыгалар.

    – Ә бәяләр? Халкы бик бай яшиме?

    – Акча евро белән йөри. Безнең сумга әйләндерсәң, әллә никадәр аерма юк та кебек. Әмма анда хезмәт хаклары югары. Бәяләр үзгәрми, ташламалар зур. Мебель, фатирны кыйммәт, диләр. Шунысы, халык кием-салымга, өй киендерүгә артык игътибар бирми. Бик гади киенәләр, өйләрендә дә гадилек. Аларга тоткан чыгымнарны акча әрәм итү дип саныйлар. Португаллар акчаны җыеп баралар да, сәяхәткә чыгып китәләр, дөнья күреп йөриләр. Әби-бабайлар да руль артында.

    – Ә мәктәптә? Оныкларыгыз укый бит?

    – Балл системасы, билгеләр куелмый. 12 ел укыйлар. Соңгы елда сайлаган һөнәрләре буенча белем бирәләр. Дәресләр 9нчы яртыда башлана. Ярты көн дә, көне буе укырга да мөмкиннәр. Ул чакта ял итү, тамак ялгау өчен сәгать ярым вакыт бирелә. Ашханәдә туклану әти-әниләренең хезмәт хакларыннан чыгып. Аз булса, бушка да булырга мөмкин. Тик никадәр рәхәт булмасын, туган як сагындыра шул. Кайтасы гына килеп тора.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: