Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчага кунакка дәштек (+фотолар)

    "Дуслык күпере" ныгысын

    22 июль көнне Яшел Үзән якларында эшлекле сәфәрдә булдык. 
    Яшел Үзәнлеләр белән безне "Тукай-күпере, дуслык-күпере" дигән күркәм чара берләштерә.  Яшел Үзән районының Г.Тукай фонды филиалы директоры Филиппова Клара Мәрдән кызы чакыруы буенча килдек. Ул Г.Тукайның иҗади мирасын мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара.
    Бүген без Мулла Иле авылында күренекле шәхесләр яшәгән урамнар буйлап атладык. Мулла Иле җирле үзидарә башлыгы Илдар Сәлахиев һәм Яшел Үзән районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16нчы урта белем бирү мәктәбе директоры Рөстәм Сәйфетдинов авыл тарихы белән таныштырдылар.
    Г.Тукай 1910нчы елда үзенең дусты Гыйззәтулла Галиәкбаровларда – Яшел Үзәннең  Мулла Иле авылында кунакта була. Тукайның сөекле апасы  Бибисаҗидә Зиннәтулла кызы Хәбибуллина(1877 -1956) да Яшел Үзән  районы Бәчек авылында яшәгән, аның кызы Өммөһания Әхмәтсафа кызы Хәбибуллина (1903 - 1975) Бәчектә мәктәп директоры булып эшләгән. 
    Мулла Иле зиратында борынгы кабер ташлары сакланган. Аларда күп гасырлык тарих чагылыш тапкан. Тарихи ядкарьләргә җитәкчеләрнең зур игьтибар бирүе сокландырды. Кабер ташлары караулы, махсус корылма белән уратылып алынган. 
    Мулла Иле мәдәният йортында булдык. Йоласына туры китереп ипи тоз белән каршы алдылар, фойеда оештырылган күргәзмәне тәкъдим иттеләр. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Алтын хәзинә” фольклор ансамбле "Аулак өй" күренешен күрсәтте.
    Кунак ашы кара-каршы, дип юкка гына әйтмиләр. Без дә авыл халкына матур җыр-моңнарыбызны бүләк иттек. "Арча егетләре" халык вокаль ансамбле, Диләрә Хәйдәрҗанова, Рамил Мөхетдинов, Алия Ногманова, Алмаз Хаҗиев чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте. 
    Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе җитәкчесе Илфар Әюпов сәхнәдән оештыручыларга рәхмәт сүзләрен, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның сәламен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 
    Г.Тукай эзләре буйлап авылның борынгы мәчетенә сәяхәт кылдык. Мәгърифәтче, тарихчы, тел бел¬гече, әдип Каюм Насыйрның Мул¬ла Иленә 1873 елда килүе билгеле. Атаклы галимнәр белән фәнни-археоло¬гик тикшерүләр алып барган.
    Без Олы Ачасыр авылында урнашкан  Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексында булдык. Музей ачылган бинаны (бер катлы агач авыл йорты) 1947 елда Каюм Насыйриның туган авылы Олы Шырданнан Зур Ачасыр кешесе Габделгани Минзариф улы Зарипов күчереп сала, бинадагы мохитны саклый һәм 1982 елда музей өчен бушлай тапшырган. 
    Музейда керәстиян йорты, «кияү келәте», абзар, сарай, галимнең иҗат остаханәсе, ат иярләре өчен әвеслек һәм ак мунча бар.
    Музейда К.Насыйриның шәхси әйберләреннән үз кулы белән эшләнгән секретарь-шкаф, диван-кәнәфи һәм сарайда сәкесе саклана.
    Безне музей хезмәткәрләре мичтә пешкән кайнар коймак, дару үләннәреннән ясалган чәй белән сыйладылар. Дару үләннәрен Каюм Насыйриның  «Хәвасе нәбатат» китабына нигезләнеп, музей хезмәткәрләре үзләре җыя.
    Эшлекле сәфәрдән бик зур тәэисирләр белән кайттык. "Дуслык күпере нык булсын",- дигән теләктә таралыштык. 
    Август аенда Яшел Үзәнлеләрне Арчага кунакка дәштек, һичшиксез, җылы очрашу булачак.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: