erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкилләре килде

11 апрельдә Арчага Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкилләре килде.

Шул уңайдан без берлекнең җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов белән сөйләштек.

– Айдар әфәнде, Арча районыннан ерак Мәскәүләрдән сез нинди максатлар белән килдегез?

– 2005 елдан бирле без 16 ел буе Россиядәге мөселман эшмәкәрләрен берләштерү белән шөгыльләнәбез. Шул вакыт эчендә яхшы коллектив тупланды, үзебезнең системабыз, күп кенә эш юнәлешләребез бар. Һәм без шушы системаны Татарстанның һәр районына  таратасыбыз килә. Бүген район башлыгы Илшат Нуриев һәм мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин чакыруы буенча Арча муниципаль районына килдек. Үзебезнең мөселман эшмәкәрләре берлеге, аның эш юнәлешләре белән таныштырдык. Арча районында берлекнең вәкиллеге ачылган очракта, шул юнәлешләр буенча эшне сезнең районда да җәелдереп җибәрергә ниятлибез. Әйтик, инвестиция фонды, иганәчелек фонды, хатын-кызлар, яшьләр хәрәкәте. Бездә PrivateClub  ябык клуб та эшли,  бу юнәлешләр бик зур даирәне үз эченә ала. Һәм ул бөтен Россияне колачлый. Хәзер без зур шәһәрләргә генә түгел, район үзәкләренә дә игътибар итә башладык. Арча шуларның  беренче сафында. Шуңа күрә без район башлыгының чакыруын бик теләп кабул иттек.

– Нинди дә булса конкрет проектлар турында килешә алдыгызмы?

– Без иң башта шушы җирлектә яшәүче актив мөселман эшмәкәрләрен бергә тупларга тәкъдим итәбез. Без аларга үзебезнең берләшмәбез турында җиткерәбез, укулар уздырабыз. Шулар арасыннан үзебезнең вәкилне сайлап алабыз. Аннары район башлыгы һәм мөхтәсиб белән  килешеп вәкиллекне ачу вакытын билгелибез. Ул көнне без бирегә үзебез белән 150–200 эшкуарны алып киләчәкбез. Алар катнашында форум уздырып безнең мөмкинлекләр, проектлар белән таныштырачакбыз. Арча эшмәкәрләре шулай ук үз бизнеслары, ихтыяҗлары турында сөйләячәк. Мәсәлән, кемгәдер эшен җәелдереп җибәрү өчен акча кирәк ди. Без аны, проектын инвесторларга тәкъдим итү өчен, үзебезгә чакырачакбыз. Бәлки кемнеңдер Казан, Мәскәү, Питер, Стамбулда эшен ачу хыялы бардыр. Без андыйларга да ярдәм итәргә әзер. Кемдер үзе кебек мөселман эшмәкәрләре белән якыннанрак аралашасы киләдер. Андыйлар өчен PrivateClub ишекләре ачык. Бәлки иганәчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләр яки, кире-сенчә, үзләре ярдәмгә мохтаҗлар бардыр. Без андыйларны иганәчелек фонды эшчәнлеге белән таныштырачакбыз.

– Сез берлектә хатын-кызлар һәм яшьләр белән эшләү юнәлеше бар, дидегез. Аларга нәрсә тәкъдим итәсез?

– Берлекнең хатын-кызлар бүлеге ил буенча 2000ләп гүзәл затларны берләштерә. Ул гаилә, балалар, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, дөрес итеп киенү, кешеләр арасында үзеңне дөрес тоту һәм башка актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Бер сүз белән әйткәндә, мөслимә хатын-кызның җәмгыятьтә үзен тотышы, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мәсьәләләрен үз эченә ала. Әгәр Арча районында да бу проблемалар белән кызыксынган хатын-кызлар бар икән, алар шушы юнәлешне сайлый ала. Яшьләр исә берлекнең яшьләр-junior дип аталган юнәлешенә кушыла ала. Монда 7 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр нәрсә ул акча, аны ничек эшләп  алып була, нәрсә ул бизнес һәм башка финанска кагылышлы сорауларга җавап таба ала. Хәзер балаларның бертуктаусыз телефон, айпад, компьютерда утыруы һәр гаиләнең баш авыртуына әверелде. Без заманча яңа технологияләрнең икенче ягын күрсәтергә тырышабыз. Интернет – ул  замана чире түгел, ул үзеңне башка яктан күрсәтү мөмкинлеге. Ягъни син анда вакытыңны  уен уйнап бушка уздырып акчаңны туздырырга да мөмкин, шул ук вакытта Интернетта бизнес башлап җибәрергә дә була. 14–18 яшьтә үк анда  Интернет-кибет ачып акча эшләүчеләр дә бар. Моның өчен кая да булса барасы да, әллә нинди абруйлы уку йортларында укыйсы да юк. Анысы соңыннан. Гаиләгә дә ниндидер матди ярдәм булыр иде. Бала яки яшүсмер вакытын, яшьлеген шунда кирәкмәгәнгә исраф итү өчен түгел, ә яңа белем һәм күнекмәләр алу, акча эшләү өчен үткәрер иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу юнәлешләрнең һәрберсе буенча без районда да эшне җәелдереп җибәрергә әзер. Әйтик, район башлыгы белән очрашканда  безгә мәдрәсә төзелеше проектын тәкъдим  иттеләр. Без бик теләп бу проект-

ка ярдәм итәчәкбез. 300, 500 мең, бәлки 1 млн сумны җыеп бу төзелешкә бирербез. Шул ук вакытта бу мәдрәсәне Арча эшкуарлары төзүен дә телибез. Аларны уятып  җибәрү өчен бу бик мөһим!

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Айдар әфәнде. Изге ниятләрегезгә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен!

P.S.

Бу көнне Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге әгъзаларын Арча районы башлыгы Илшат Нуриев  кабул итте. Алар район мөселман эшмәкәрләре белән очрашып фикер алышты, Арчаның “Намус” һәм “Металл” ширкәтләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Арча үзәк мәчетендә Коръән укучы балалар бәйгесен карадылар,  анда катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. Моннан тыш, Мәскәү кунаклары  15 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек тутырылган хәйрия пакетлары өләште.

Районның мөселман эшмәкәрләренә үз казаннарында гына кайнамыйча, зуррак, илкүләм киңлекләргә дә чыгарга мөмкинлек ачарга тырышабыз. Бердәмлектә көч бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X