erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар “Балкыш”ны ярата

11 мартта Арча Мәдәният йортында ветераннар арасында VΙ республика “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестиваленең зона туры узды.

Чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган иде.

 

Күрше-тирә районда яшәүче өлкән яшьтәге талант ияләщре катнашкан бәйгедә, елдагыча, арчалылар матур чыгышларын тәкъдим итте. Репертуарларда ретро, халык җырлары да, Бөек Җиңү авазлары да бар иде. Райондашларыбыз Халидә Газизова, “Арча таңнары”, “Яшь йөрәкләр”, “Рус җыры” халык вокаль ансамбльләре,  Булат Галиев, Фәрхат Зыятов, Венера Бариева, Вагыйз һәм Васил Әһлиуллиннарның чыгышлары мәртәбәле шәхесләрдән торган жюрины гына сокландырып калмыйча, тамашачыларга да рухи азык бүләк итте.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арча җитәкчелегенә рәхмәт, алар ел саен “Балкыш”ның зона турын уздырырга рөхсәт биреп, катнашучыларны кабул итә. Үзләре дә ел да матур чыгышлары белән куандыра, бүген дә рәхәтләнеп карап утырдык”, — ди республиканың ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков.

Гадәттә, “Балкыш” зона турында һәвәскәр өлкәннәрнең чыгышыннан иң лаеклы дип табылганнары сайлап алынып, гадәттәгечә, соңыннан башкалабызда зур концерт белән тәмамлана иде. Ә быел фестивальнең Гала-концертын берничә тапкыр үткәрү планлаштырыла. Апрель аенда ул ТАССРның 100 еллыгына, май аенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак, ә октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без Кенэрлэр, Булат Галиевка унышлар телибез... Алга, Булат Габдельхакович..

    2
    X