erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар Израильдә тәҗрибә уртаклашты

​​​​​​​Билгеле булганча, бөтен дөньяда олы яшьтәге кешеләр саны арта, медик һәм соөциаль технологияләр үсү белән гомер озынлыгы да арту күзәтелә. Безнең бурычыбыз -  гражданнарыбызның лаеклы картлыгын тәэмин итү. Шул сәбәпле, актив гомер озынлыгын арттыру һәм  озак вакытлы карауны тиешле дәрәҗәдә оештыру технологияләре куллану мөхимлеге туа.

 

Арча районы 2019 елда “Өлкән буын” милли проекты кысаларында олы яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау оештыру системасын кертү буенча сынау узучы җиде район эченә керде. Халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан озак вакытлы карау таләп ителә торган 55 кешегә хезмәт күрсәтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ноябрь аенда Мәрхәмәтлек үзәге директоры Шакирова Миләүшә Нияз кызы Израиль илендә “Бәхетле картлык” хәйрия фонды тарафыннан социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре өчен оештырылган стажировкада булды. Анда ул өйгә барып хезмәт күрсәтү, “Ярдәм общиналары”, “Җылы йорт” технологияләре, өлкәннәр өчен оештырылган көндезге бүлек оештыру кебек эшчәнлек белән танышып кайтты. Шулай ук Россиядәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, чит илдәге коллегаларыннан озак вакытлы карауны оештыру тәртибен өйрәнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X