erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар Кайбычтан бүләкләр белән кайттылар

Молодцы!

Кайбычта Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре командалары ярышты. Ярыштв Арча районы янгынчылары да (җитәкчеләре Искәндәр Юзаев) катнашты. Алар: янгын машинасы йөртүчесе Шафиков Илнур, каравыл начальнигы Мәгьсумов Роберт һәм янгын сүндерүчеләр Сабиров Рафаэль, Минҗанов Рифат, Сөләйманов Ришат. Бу турыда безгә җитәкче Искәндәр Юзаев үзе хәбәр итте. Бу зур чараны РТ буенча Россия МЧСының Баш идарәсе оештырды. Башта ярышлар зоналарда булды. Зоналарда җиңгән командалар республика ярышына килделәр. Ярышларны ачу тантанасында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РТ буенча Россия МЧСының Баш идарәсенең начальник урынбасары Константин Чанышев һ.б. катнашты.
Беренче урынны Кайбыч командасы алды. 2нче һәм 3нче урыннарны Аксубай һәм Арча командалары алды. Котлыйбыз! Молодцы! Җиңүчеләр Дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X