erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар Казанда якташыбыз шагыйрә Мәрзыя апа янында

Исең китә, Арчадан күпме язучы чыккан!

           Яратып укыла торган шигырьләре белән берничә буын балаларны тәрбияләгән, һәм бу шигырьләренең  күпчелеге  балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән дәреслекләрдә урын алган  балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллина быел 90 яшьлек гомербәйрәмен билгеләп үтте. Быел шаулатып очрашулар  оештырып булмады. Ләкин шулай да, “Арча” радиосы аша аның юбилеена багышлап радиотапшырулар  бирелде,   “Арча хәбәрләре” газетасы  һәм музей сайтларына шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында язмалар  урнаштырылды, музейның район мәктәпләре белән эшләү проекты нигезендә мәктәпләргә  Мәрзия Фәйзуллина  турында материаллар җибәрелде.    

      Мәрзия апа бүгенге көндә Казан шәһәрендә кызы Фәридә һәм оныклары тәрбиясендә яши. Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре ,  аның  белән очрашып, истәлекләрен тыңлап, олыгайган көнендә  узган гомере белән горурланып , тормышыннан  канәгать булып яшәүче якташыбыз өчен сөенеп кайттык.

      Биш ел элек туган авылы Шушмабаш мәктәбендә, авыл мәчетендә һәм башка урыннарда булган мизгелләрне искә төшергәч,  Мәрзия апаның күзләре яшьләнде. Ул вакытта авылдашлары аңа Биләнгәр елгасы буеннан җыелган чәчәкләр бәләк итеп, чишмә суы биреп җибәргәннәр иде.

      Мәрзия апа утызга якын китап авторы, кайберләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Ул безгә  үзенең китапларын, шәхси әйберләрен бүләк итте.  Мәрзия апа биргән  Г.Тукай,  Х.Такташ, Г.Бәширов, А.Алиш әсәрләре музеебыз өчен кызыклы экспонатлар булачак. Әнисенең  фикерләрен Кызы Фәридә  әнисе әйткән фикерләрне  бу китапларга язып безгә тапшырды.  Хезмәттәшебез Ленар Гобәйдуллин очрашу  мизгелләрен  бик тырышып фотога да  төшерде, ләкин Мәрзия апа  аларны әлегә музей фондында гына сакларга кушты.  Әйе, яшь вакытта Мәрзия апа үзе бик чибәр булган, гел пөхтә киенеп йөрде, шигырьләрендә  дә ул балаларны матурлыкка, чисталыкка өндәде. Мәрзия апаның теләген истә тотып 2015 елдагы фотосын тәкъдим итәбез.

        Мәрзия апа  һәм кызы  Фәридә район мәдәният идарәсе һәм музей җитәкчелегенә очрашуны оештырганнары , истәлекле бүләкләре  һәм  туган як күчтәнәчләре  өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

        Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия иясе, Татарстан Язучылар берлеге  әгъзасы, яраткан язучыбыз  Мәрзия  апа Фәйзуллина кебек якташларыбыз  булу белән без чиксез горурланып яшибез.  

       

 

                                                                                                                                               “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X