erid:2VtzquqpS7d
Арчалар Мөслимнән яңа машинада кайта
Арча яңалыклары

Арчалар Мөслимнән яңа машинада кайта

Котлыйбыз!

 Мөслимдәге XI Бөтенроссия авыл Сабан туендагы ат чабышында Татарстан Президенты кубогын һәм махсус бүләк - машинаны Арча районының "Ак Барс" агрофирмасы җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов улы Айзат Сәләхов фермер хуҗалыгындагы атта җайдак Марий Эл Республикасыннан Александр Александров алды. Бу аның икенче машинасы инде. Беренчесен Кайбыч районы сабантуенда алды. Нәселле атлар арасындагы ярышта шулай ук “Брейзен-Зип” кушаматлы атта финишка  беренче килде.

Мари урманында Александровларның үзләренең атлар хуҗалыгы бар. Алар нәселле атларны чабышка әзерлиләр. Теләгән кеше аларга атларын ярышка әзерләү, шөгыльләндерү өчен бирә.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев