erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар Worldskills бәйгесендә призлы урыннар яулады

25 августтан 29 августка кадәр Уфада узган “Яшь профессионаллар” IX Илкүләм чемпионатның (WorldSkills Russia) финалында райондашларыбыз да уңышлы чыгыш ясады.

WorldSkills Russia – Россиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәр урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча үтүче иң күләмле ярышлар.

Финалда Татарстан җыелма командасы гомуми медальләр саны буенча беренче урынны яулады. Яшь һөнәр ияләре төбәк чемпионатларында, Илкүләм чемпионатның финалында катнашу өчен сайлап алу ярышларында җиңү яулаганнан соң гына финалда катнашу хокукын ала. Әлеге юлда күпме авырлыклар аша узарга туры килүен, күпме тырышлык куелуын алар үзләре генә белә. Шуңа да кемнәрдер бу көннәрдә алтын, көмеш, бронза медальләр ала алмаса да, безнең өчен алар барысы да җиңүче. Чөнки Worldskills Russia Илкүләм чемпионатның финалына үтү – ул үзе зур җиңү!

Татарстан җыелма командасы составында Worldskills Russia Илкүләм чемпионатның финалында райондашларыбыз да чыгыш ясавы – безнең өчен икеләтә горурлык. Даниил Щепкин, Адилә Галимҗанова, Рәмис Нәбиуллин Уфада үз һөнәри осталыкларын күрсәтеп, районыбызга җиңү алып кайттылар. Даниил “Мобиль кушымталар эшләү” компетенциясендә көмеш медаль белән сөендерсә, яшүсмерләр (юниорлар) төркемендә “Ипи пешерү” компетенциясендә чыгыш ясаган Адилә бронза медаль яулады. Рәмис Нәбиуллин “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә “Һөнәри осталык өчен медальон”ына лаек булды.

Даниил Щепкин көмеш медальгә лаек булдыАдилә Галимҗанова - бронза медаль иясе

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чемпионатта катнашкан һәр райондашыбызга “Афәрин!” диясе килә. Яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын сезгә, яшь һөнәр ияләребез! Яңа җиңүләр, яңа үрләр насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X