erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар Worldskills төбәк чемпионатында көч сынаша

Арча педагогия көллияте һәм Арча агросәнәгать көллияте студентлары төрле компетенцияләр буенча көч сынаша.

Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында катнашу өчен Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составы төзеләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты бара. Анда Арча педагогия көллияте һәм Арча агросәнәгать көллияте студентлары да катнаша.  Ул төрле компетенцияләр буенча 3 этапта уза. 15–19 ноябрьдә беренче этап үтте. 22–26 ноябрьдә икенче, 29 ноябрьдә – 3 декабрьдә өченче этап узачак. Быел Төбәк Чемпионаты 159 “Вордскиллс” компетенциясе һәм 101 “Вордскиллс Юниоры” компетенциясе буенча республиканың 16 шәһәрендә һәм авылларында үтә. Алар арасында Арча да бар. Районда  педагогия көллияте базасында 29 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” компетенциясе буенча ярышлар узачак.

“Арча педагогия көллиятендә белем алучы 12 студент һәм 8 гимназия сыйныфларында укучылар 10 компетенция буенча катнаша, – ди Арча педагогия көллиятенең укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина. – Беренче этап инде үтте. Тик нәтиҗәләр әле билгеле түгел. Алар барлык этаплар узгач, декабрьдә билгеле булачак. 15 укытучы һәм “Компьютер системасында прогламмалаштыру” белгечлеге буенча белем алучы 4 студент Төбәк чемпионатында эксперт-компатриотлар сыйфатында эшли. 3 укытучы “Физик тәрбия, спорт һәм фитнес”, “Видео”, “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү" компетенцияләре буенча баш эксперт булып тора”.

Чемпионатта Арча агросәнәгать көллиятенең 5 студенты да катнаша. “Әлеге чемпионатта 2 студентыбыз “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча, 1әр студент “Авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану”, “Осетин пироглары”, “Агрономия” компетенцияләре буенча үз көчләрен сынады, –  ди Арча агросәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев. – Төбәк этабына кадәр алар Worldskills чеспионатының челтәр этабында җиңү яулаган иде. 6 студентның 5се Төбәк чемпионатына узды. Узган ел 4 укучыбыз республика этабы җиңүчесе, ә 1 укучы Бөтенроссия этабы бронза призеры булган иде, быел нәтиҗәләр әле билгеле түгел. Юниорлар арасында “Ипи пешерү” һәм “Автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү” компетенцияләре буенча 2 кеше икенче этапта катнашачак”.

Яшь райондашларыбызга әлеге дәрәҗәле ярышларда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X