erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалардан өйрәнәләр

5 декабрьдә районыбызда республика дәрәҗәсендәге  чаралар үтү белән истә калды. “Курса МТСы” ширкәтендә тугыз районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, инженерлар катнашында техниканы кышкы саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны төзәтү турында сөйләштеләр.

 

Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.

Семинарда катнашучылар башта “Курса МТСы” ширкәтенең машина-трактор паркында булдылар, остаханәдә төзәтү эшләренең барышын карадылар. Хуҗалык  җитәкчесе эшне оештыру тәртибе турында сөйләде. “Без быел 25 млн сумлык симәнә саттык, – диде ул. – Элеккечә колхоз рәвешендә яшибез, бурычларыбыз юк, запас частьларны, ашламаларны бәяләр тагын да артканчы Яңа елга кадәр туплап куябыз”.

Һәр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре хисап тотты.

– Районда барлык төзәтү пунктлары кышкы чорда эшләүгә көйләнгән, – диде Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Кыр эшләре соңрак төгәлләнү сәбәпле, төзәтү эшләренә соңрак керештеләр. “Төрнәле–Пошалым” хуҗалыгында гына бер генә үзйөрешле техника һәм тагылма агрегат та төзәтелмәгән. Инвестор кыр эшләре тәмамлангач барлык механизаторларны тараткан. Башка елларда да бу хуҗалыкта төзәтү эшләре вакытында башкарылмый”. Министр урынбасары “хуҗалык минеке, миндә башкаларның эше юк”, дип яшәргә маташкан инвесторларга тотылган чыгымнарның 40 процентка кадәре дәүләт субсидиясе икәнлеген аңлатты. Алар мондый ярдәмнән мәхрүм ителергә дә мөмкин.

Бу көнне районыбызның “Яңарыш” хуҗалыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агробизнес кадрларын кабат әзерләү институтында курслар үтүче авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм хуҗалыкларның икътисадчылары, хисапчылары өчен практик укулар үтте. Анда институт ректоры Николай Титов катнашты.

Практик дәресләр бу хуҗалыкта санлы технологияләр кертүгә багышланган иде. Үсеш буенча директор Вилсур Алиуллов терлекчелектә кертелгән яңа программа турында сөйләде. Әлеге хуҗалыктагы барлык терлекләр махсус программага кертелгән. Мәсәлән, сыер нинди буазлыкта, күпме сөт бирә, аңа күпме азык ашатырга, нинди авырулардан дәваларга кирәк – компьютер барын да исәпли һәм атналык, тәүлеклек беркетмә чыгарып бирә. Зоотехник, ветеринария табибы нәрсә эшлим икән дип аптырап йөрми, шул беркетмәдә күрсәтелгәннәрне вакытында үтәргә генә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әгәр дә үтәмәсә? – дигән сорау бирдем әлеге укуларда катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллинга.

– Белгечнең хезмәт хакы да шушы беркетмәдә язылганнарның үтәлүенә бәйле, – диде ул. – Компьютер аның хезмәт хакын киметеп куячак.

– Хәзер инде сыер савучы да үзе яраткан сыерына “пенсиягә чыкканчы бергә булыйк” дип әйтә  алмаячак. Чөнки сыерлар сөтенә карап төрле төркемнәргә күчеп йөри.    

Ильяс Фәттахов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X