http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаларга кайтам әле...

Тууына 95 ел тулу уңаеннан Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновны искә алу

 

                                                                                                      Арчаларга кайтам әле,

                                                                                                  Арча юллары такыр,

                                                                                                              Безнең эшләр, еллар узгач,

                                                                                                      Туган якларга кайтыр.

 

       Бу шигырь юлларын якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов язган. Ул үзенең әсәрләрен вакытлар узгач та яратып укыячакларын, тормыш юлы һәм иҗаты белән киләчәктә дә кызыксыначакларын алдан күргән. Ул үзе турында “Йолдызлар калка” повестенең “Юл башы” дигән бүлегендә:       “Бездә Тукай Казан арты дип билгеләгән бер як бар. Себер тимер юлы белән Казаннан алтмыш чакрымнар киткәч, Арча булыр. Автобуска утырып шул чама баргач, Кенәрләр, Әтнәләр булыр. Әнә шул инде ул – Казан арты. Дан булып җырларга кергән Иделләре, Агыйделләре, Чулманнары да юк аның, көмеш күлләре дә күренми. Әмма урманнары бик матур, кешеләре киң күңелле. Булдыклылык, тырышлык дисәң, аларга тиң бар микән?! Нәкъ Казан артында, Арча белән Балтач арасында, тау башына менеп кунаклаган унөч кенә йортлы Кечкенә Өчиле авылы бар иде. Өч йөз ел буе яшәп тә унөч өйдән артмаганга, кешеләр аны шүрәле каргаган дип йөртәләр иде. Әнә шул Кечкенә Өчиленең урта хәлле крестьяны Ахунҗан гаиләсендә өченче бала булып мин дөньяга килгәнмен”, – дип язган.

       Бүгенге көндә Кечкенә Өчиле авылы юк инде, Көтек авылы янындагы сусаклагыч буенда авыл хатирәләрен саклап зират кына торып калган, анда килгән һәркемне төзекләндерелгән “Ахун чишмәсе” каршы ала. Гариф абый районыбызга кайткан саен туган авылы урынында,  үзләре яшәгән йорт нигезләрендә, башлангыч классларда белем алган Көтек авылында, җидееллык мәктәп тәмамлаган Казанбаш авылында булырга ярата иде. Аның Кечкенә Өчилене сагынып язган “Авылым сагышы” дигән шигыре дә бар. Бу шигырьнең кулъязмасы безнең музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә кадерле экспонат буларак саклана:

Өч гасырлык тарихың

Бар иде бит, авылым.

        Нинди җилләр алып килде

Замананың давылын?

 

         Йорт-җирләрең җимерелде,

Зиратларың тапталды,

    Тау башында япа-ялгыз

       Шомырт-миләшең калды.

 

   Чишмәләрең зарыгалар

Реклама
https://www.арскавто.рф/?erid=2VtzqxcFCPz

         Чиләк тавышын тыңларга.

    Язмышыңны калдырам

                                                     Киләчәк буыннарга.

 

      1947 елда егерме ике яшьлек Гарифҗан, Арча педагогия училищесын тәмамлый. Аннан соң ул Казан дәүләт  университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Яшьтән үк рәсем сәнгатенә гашыйк егет уку елларында иҗатка тагын да ныграк тартыла, матбугатта аның беренче хикәяләре һәм әдәби тәнкыйтькә багышланган мәкаләләре басыла. Гариф Ахунов “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире, журналның җаваплы сәркатибе булып эшләде. Ул ун ел Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе, һәм ун ел СССР Югары Советы депутаты вазифаларын башкара. Кайда гына эшләсә дә Гариф абый вакытын һәм көчен кызганмыйча зур тырышлык куеп эшли, кешеләргә ярдәмчел һәм игътибарлы булуы белән аерылып тора.

      Гариф Ахуновның 1951 елда  беренче “Галләм сорау бирә” хикәясе басылып чыга. Аннан соң без яратып укый торган “Яшьлек яме”, “Еллар чатында”, “Артышлы тау буенда”, “Хәзинә”, “Хыялый Хәйрүш егетләре”, “Канатлар кая илтә?”,“Хуҗалар”,“И кадерле туган як”, “Чикләвек төше”, “Олы юлга сәяхәт”, “Ардуан батыр”, “Без бит Арча яклары”, “Йолдызлар калка”, “Идел кызы”,  “Тимерханның күргән-кичергәннәре” һәм башка бик күп әсәрләре, тәнкыйть мәкаләләре, очерклары басылды. Аның “Хәзинә”, “Идел кызы” әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар илебез экраннарына чыкты, үз әсәрләренә төзелгән сценарийлары буенча куелган спектакльләре республикабыз театрларында зур уңышлар белән барды. Гариф Ахуновның әсәрләре рус, төрек, башкорт, украин, үзбәк, казах, кыргыз, белорус, латыш һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Ул үзе дә М.Шолохов, Р.Тагор, Н.Шундик, Н.Погодин, Н.Островский һәм башка күренекле язучыларның һәм драматургларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

    Якташыбыз 1957 елдан ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. 1972 елда аңа “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә,  1973 елда “Чикләвек төше” повесте һәм “Хәзинә” романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда Гариф Ахуновка “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән исем бирелә, ул 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.

       Шәһидә апа үзе исән вакытта Гариф абыйны сагынып: “Гарифҗан таң кошы иде, ягъни иртән сәгать биштә тора, шулай итеп кенә яза алды ул китапларын. Бар белгәне эш булды:” Унҗиде вазифам бар”,– дип сөйләр иде. Китаплары басылып чыгу гаилә өчен зур шатлык булды, һәр китабын миңа язып бирә торган иде.

      Гомер итә-итә бер-берең арасында иң татлы сүз булып әтисе, әнисе дип эндәшү кала икән. Бу сүзләрдә бөтен гомер чагыла.50 ел гомер эчендә китаплар язылган, балалар укып чыккан, аларны башлы-күзле иткәнбез, бакчалар үстерелгән, йортлар салынган – эш белән узган гомер.Үз көчебез белән, җан тырмашып, тырышып яшәлгән. “Ходайга шөкер!” дим. “Исән калсак, шул җиткән!” дип яши башлаган буын бит без.

      Гарифҗанның ярты гомере юлда үтте. Кая гына барса да, озатып кала, каршы ала идем. Хәзер инде сагынып яшәргә генә калды...”,– дип искә ала Шәһидә апа үзенең истәлекләрендә.

      Сеҗе авылында туып-үскән якташыбыз, язучы, публицист                                                                                     Гөлчәчәк Галиева: ”1998 елны “Казан утлары” журналында минем “Бер һәйкәлнең тарихы” дигән эссем дөнья күргәч, Гариф абый, шатланып, телефон аша: ”Күзләрем авыртса да, язмаңны бүленмичә укып чыктым. Рәхмәт! Куандырдың да һәм тынычландырдың да! Әхмәт турындагы повестьны син бит үзең яза алачаксың икән, тотын гына! Ярдәм кирәк булса, үземә кил, һичшиксез, Гөлшәһидә белән икәүләп булышачакбыз”,– диде.

      Бервакыт алар безне үзләренә кунакка дәштеләр. Шунда без ике нәрсәгә гаҗәпләндек. Беренчесе – лифтсыз йортның бишенче катында, өч бүлмәле булса да, үтә дә кысынкы фатирда тыйнак кына яшәп ятулары. Ирле-хатынлы икесе дә язучылар. Гариф абыйның санап бетергесез дәрәҗәләре, халык язучысы булып танылуын да уйласаң, моның кадәр тыйнаклыкка ничек гаҗәпләнмисең... Бу илаһи затның бөтен яшәеше, үзеннән бигрәк, башкалар өчен кайгыртып, изгелекләр эшләүгә багышланган булган, күрәмсең. Икенче гаҗәпләнүебез  диварлары тулы үзе ясаган картиналар. Ул әле үзешчән рәссам да булган икән. Әдәби хезмәтне рәссамчылык иҗаты белән дә аралаштырып алып бару – бик сирәк кешеләргә генә бирелә торган талант”, – дип хатирәләрен яңарткан. Аның музей экспозициясенә урнаштырылган Кечкенә Өчиле күренеше сүрәтләнгән картинасын һәркем яратып карый.

      Гариф абый кебек үк, хатыны Гөлшәһидә Ахунова – Максудова язучы-тәрҗемәче, уллары Рәшит Ахунов шулай ук язучы һәм тәрҗемәче, кызлары Наилә Ахунова – шагыйрә, ә  аның ире Борис Вайнер шагыйрь һәм прозаик, барысы да  Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булдылар. Гариф Ахунов, Гөлшәһидә апа, уллары Рәшит безнең арабызда юк инде, алар Арча зиратына җирләнгән. Бүгенге көндә Наилә Ахунова һәм Борис Вайнер актив иҗат итәләр, төрле конкурсларда, әдәби чараларда бик теләп катнашалар. Гариф абыйның иҗатын барлауны дәвам итәләр һәм аңа багышлап “Хәзинәле гомер” дигән зур күләмле китап чыгардылар. Алар безнең “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә торалар, Кечкенә Өчиле авылы урынында, Казанбаш мәктәбендә, Арча педагогия көллиятендә, үзәк китапханәдә еш булалар.

      Без Гариф Ахуновны гел сагынып искә алабыз. Аның әсәрләрен кабат-кабат  укып, егерменче гасырда булган тарихи вакыйгаларны искә төшерәбез. Киләчәк буын яшьләре дә күренекле язучыбызның иҗатын һәм тормыш юлын  өйрәнеп үссеннәр иде.

 

“Казан арты” тарих-этнография музееның

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре