Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчаларга уңыш елмайды

    Бүген, 25 август көнне, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте, уңыш елмайган язылучыларын котлап, бүләкләрен тапшырды. Ике зур бүләкне без, Арчалар алып кайтып киттек.

    Мотоблок отучы - Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин, телевизор иясе - Иске Масрадан Гәүһәрия Гараева. Шулай ук “Чаян” журналы үз әбүнәчеләре арасында  уйнаткан махсус приз да(электр чәйнеге) якташыбыз Рәмзия Габдрахмановада. Бүләк отучыларны "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков котлады һәм бүләкләрен тапшырды.

    Реклама

    Тагын бер кат котлыйбыз сезне, якташлар!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: