Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Арчаларның экологик культурасы болай ук түбән дәрәҗәдә булыр дип көтмәгән идек"

    Арча районында 1 сентябрьдән “Мехуборка” дип аталган компанияләр төркеме каты көнкүреш калдыклары җыю белән шөгыльләнә башлады. Әңгәмәдәшебез – әлеге компания вәкиле Рөстәм Кавеев.

     

    – Рөстәм Госманович, ике ай зур срок булмаса да, беренче нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Ни әйтерсез?

    – Дөресен әйткәндә, арчаларның экологик культурасы болай ук түбән дәрәҗәдә булыр дип көтмәгән идек. Арча шәһәренә кыйммәтле торган евроконтейнерлар куйдык. Әмма чүпне шуңа салмыйлар, җиргә ташлыйлар. Анда нәрсәләр генә юк – бәрәңге, помидор сабаклары, агач ботаклары, алма, помидор... Ә контейнерлар буш тора. Шуларны тирә-юньне пычратмыйча контейнерга салу кыен эшмени инде? Бер авылда хәтта тирес китереп аударганнар. Кайберләре без чүп чыгарган өчен акча түлибез, дияр. Алар торак бина эчендә кешенең яшәеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыкларны чыгарган өчен акча түли. 1 кешегә туры килә торган каты көнкүреш калдыклары  нормалары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 12 декабрендәге 922 номерлы карары белән расланган.

    – Ә менә бәрәңге, помидор сабакларын, агач ботакларын нишләтергә?

    – Утыртылган агачларны карау барышында барлыкка килгән калдыклар (ботаклар, яфраклар, агач калдыклары), шулай ук үсемлек калдыклары (бәрәңге, помидор һ.б.ның сабаклары) 89 номерлы Федераль закон билгеләгән каты көнкүреш калдыкларына керми, чөнки алар  торак биналарда барлыкка килмәгән. Әлеге калдыклар аерым килешү төзеп, моңа рөхсәте булган затлар тарафыннан  чыгарылырга тиеш.

    – Әйе, бу мәсьәләдә  төрле алымнар кулланырга туры килер. Әле кайчан гына чүп-чарны елгаларга тутыралар иде, әкренләп кешеләр бу гадәтләрен ташладылар.

    – Без әлегә аңлату эшләре белән чикләндек, ноябрь башыннан  шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә административ рәвештә җавап бирергә туры килә. Ә алар сизелерлек: физик затларга 2000 сумнан 3500 сумга, кабатланганда – 5000 сумга кадәр, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә иң кимендә – 15000, юридик затларга 200000 сум.

    Мондый тәртип бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча көндәлек эш алып барыла. Бүгенге көнгә 11 кешегә беркетмә төзелде.

    Без шәһәр халкы теләген исәпкә алып, үзебезнең оешма акчасына Жуков урамында яңа контейнер мәйданчыгы куйдык. Әлеге мәйданчык көнкүреш калдыклары белән культуралы эш итүнең үрнәге булып хезмәт итәчәк. Әлеге мәйданчыкта көнкүреш калдыклары өчен аерым контейнерлар, пыяла, кәгазь, пластика өчен бүлекләр бар. Анда зур габаритлы әйберләр (кулланышта булган телевизор, мебель, көнкүреш техникасы һ.б.) җыю өчен аерым урыннар бар. Калдыкларны һәркем өйдә сортларга аера һәм махсус контейнерларга чыгара ала, барыбыз да районны чүптән арындыруга өлеш кертергә тиеш. Бу авылларга да кагыла.  Киләчәктә бу нормага әверелер дип ышанам.

    “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге шулай ук контейнер мәйданчыкларын төзекләндерүгә күп көч куя, моның өчен акча бүлеп бирә. Ноябрь аенда 6 контейнер мәйданчыгы төзелде һәм төзекләндерелде. Киләчәктә андый мәйданчыклар тагын да күбрәк булачак.

    – Контейнерлар җитәрлек санда дип уйлыйсызмы?

    – Әйе, практика контейнерларның рәхәтләнеп җитүен күрсәтте. Чүп көн саен чыгарыла, контейнерларның күбесе туларга да өлгерми.

    – Редакциягә каты көнкүреш калдыклары өчен түләү мәсьәләсе буенча күп сораулар килә.

    – Нормаларның ТР Министрлар Кабинеты карары белән раслануын әйткән идем. Әгәр йортта яшәүчеләрнең саны буенча сораулар булса, Арча шәһәре, Почта урамы, 9 йорт адресы буенча яки 3-33-08 телефоны буенча Бердәм хисап үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең оешма каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән шөгыльләнә. Әгәр аларны үзвакытында чыгармасалар 8(962) 569-00-99 номеры белән шалтыратсыннар.

    Әлегә кадәр каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү буенча килешү төземәгән эшмәкәрләр һәм юридик затлар да бар. Ә алар чүпне башкалар белән ташлауны дәвам итә. Килешү төзеп түләмәүчеләр дә бар. Күп фатирлы йортлардагы биналар, шәхси йортлар хуҗалары, шулай ук эшчәнлекләре нәтиҗәсендә каты көнкүреш калдыклары барлыкка килә торган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр төбәк операторы белән каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча килешү төзергә тиешләр. Мондый килешүе булмаганнарга штраф салу каралган. Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар килешү төзү өчен Арча шәһәре, Күпер урамы, 1в йортка килергә тиешләр. Эш көннәрендә 12 сәгатькә кадәр килергә, шалтырату өчен телефон: 8(960)050-68-45.

    – Нинди теләкләрегез бар?

    – Арча районында чүп җыю һәм чыгару өчен без 25 миллион сумга 4 яңа чүп җыйнау машинасы, 5 миллион сумга 380 заманча контейнерлар алдык. Күргәнегезчә, безнең компания районның санитар-экологик иминлеген саклау өчен шактый зур суммалар кертте. Район кешеләре дә үз чиратларында чүпне теләсә кая ташламасыннар, әйләнә-тирә мохиткә, туган якның үзенчәлекле табигатенә сак карасыннар иде. Киләчәктә арчаларның экологик культурасы  Арча районының югары дәрәҗәсенә тәңгәл килер, дип ышанам.

    Ильяс Фәттахов

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: