Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчаларны әтнәләр елаткан

    Шундый манзараны күз алдына китерегез әле: спектакль тәмамланды, бер мизгел тынлык... Аннан сирәк һәм акрын гына башланган кул чабулар, көчле алкышларга әверелә.

    Сәхнәдәгеләрнең инде пәрдә ябасы бар, ә тамашачы  баскан килеш алкышлавын дәвам  итә, туктарга уйламый да. Ул  ярым шок хәлендә, спектакльдән алган тәэ- сирләрдән аңына килә алмый, үзенең кайда икәнен дә абайламый басып тора. Мәдәният йортыннан чыгып көзге салкын саф һаваны күк-рәк киереп сулаганнан соң гына бу дөньяга кире кайта башлыйсың...

    Миңа калса, чын сәнгать, аеруча театр сәнгате, нәкъ менә шундый булырга тиеш. Юкса, соңгы вакытта сәхнәдә акырып-бакырып, сикергәләп бака туе ясаучылар сәхнә дәрәҗәсен тәмам  плинтус белән тигезләп бетерделәр бит. Халыкта югары зәвык тәрбиялисе урынга, Тукаебыз театр алдына куйган изге максатларны тәмам онытып, акча эшлисебез бар, тамашачыга хәзер шул гына кирәк, дип сәнгатьне кәмиткә әйләндерүчеләр күбәеп китте. Моның белән үзешчәннәр генә мавыкса бер хәл әле, дәүләттән акча алып (димәк, үзебездән җыелган салым акчасына) шул ук халыкны аздырып-туздырып ятучы дәүләт театрлары да җитәрлек хәзер. Дөрес аңлагыз, мин монда үземнән ниндидер бик белдекле театр тәнкыйтьчесе сытып чыгарырга  азапланмыйм. Гади тамашачы фикере, үз фикеремне генә җиткерәсем килә. Аның белән килешмәүчеләр дә булырга мөмкин.

    Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, бу тәэсирләр Әтнә татар дәүләт драма театрының Арча район Мәдәният йортында куйган “Күз нурларым” спектаклен карагач туды. Ут күршеләребезнең театр сәнгатенә мөкиббән булуы, электән шуның белән җенләнүе һәркемгә мәгълүм анысы. Данлыклы халык театры вакытында ук бөтен җәмәгатьчелекне сискәндерерлек темалар күтәреп халык мәхәббәтен яулаганнары бар. Бер “Мулла”лары гына ни тора иде. Аны соңрак камаллар куйды. Әйбәт куйды әлбәттә, “академикларча” саллы итеп. Әмма күңелнең иң түрендә беренче мәхәббәт кебек, әтнәләр куйганы саклана.

     Бу язмамда махсус спектакльнең эчтәлеген ачмыйм, чөнки сәхнәдәге куелышы белән чагыш-
    тырганда бик фәкыйрь килеп чыгар кебек.  Шунысын гына әйтим, бу юлы да коллектив хәзерге көн, юк ялгышам бугай, мәңгелек тема – кешенең дөньяда яшәү мәгъ-
    нәсе турында әсәрне сәхнәләштергән. Җаныңны шайтанга сату (акчага, малга, дөнья ләззәтенә һ.б. бәрабәренә) дөнья мәдәниятендә яңалык түгел. Немец классигы Гетеның “Фауст”ын гына искә төшерү дә җитә. Ә автор Айгөл Әхмәтгалиева аны заманча итеп, үзебезнең хәзерге татар тормышына бәйләп искиткеч оста итеп ачып биргән. Гадәттә, театрда әсәр әле уңышның өчтән бере генә, диләр, бәлки шулайдыр. Чөнки театр коллективы аны, миңа калса, бик үзенчәлекле итеп сәхнәләштерә дә алган. Беренче карашка, әллә ни хикмәт тә уйлап тапмаганнар үзе. Спектакль бер пәрдәлек, декорацияләр дә алмашынмый диярлек. Ләкин музыкаль бизәлеш, ут куелышы сәхнәдә барган вакыйгаларны шундый дәрәҗәдә кискен үзгәртә, син үзеңне әле  буран уйнап торган авыл урамында, әле шәһәрнең  тар тулай торак бүлмәсендә яки “яңа татар”ның затлы коттеджында кебек хис итәсең. Тамашаның башыннан ахырына кадәр безнең өчен ят, шул ук вакытта татар колагына бик ятышлы глюкофонда уйнап торучы композитор Марат Әхмәтшин берүзе тулы бер оркестрны алмаштыра шикелле. Әгәр театр сәнгате конкурсларында ут куючы номинациясе булса, бу спектакльне бизәүче Руслан Кыямов һичшиксез җиңеп чыгар иде, минемчә. Ә артистларның киемнәрен дә алыштырмыйча әле генә урын өстендә сырхап ятучы хатыннан (Рәзинә Заһидуллина) 18 яшьлек авыл кызына, мең төрле мәшәкатьле тормыш йөген тартып барган ир уртасыннан (якташыбыз Сарай-Чокырча егете Айдар Вәлиев)  әле генә институт бетереп кайт-кан яшь егеткә әверелә алуы аларның никадәр зур талант ияләре икәнен раслый. Ун минут элек кенә җилкенчәк Кыз (Зөлфия Әхәтова), яшүсмер Егет  (тагын бер якташыбыз, Яңа Кишеттән Раил Сәләхиев) булып уйнаучыларның тезләнеп кенә 5–6 яшьлек балалар кыяфәтенә керә алулары да гаҗәп. Гаҗәп  булмас иде,  ышандыралар бит. Моның өчен артисттан нинди зур эмоция дулкыны бөркелергә тиеш.

    Ә адәм баласына иң түбән сыйфатларын туп-
    лаган Дус (Нияз Заһидуллин) һәм Ханым (Илфира Сафиуллина) образларына спектакль ахырында тамашачының  мәхәббәтен уяту өчен нинди көч куярга кирәк? Кешелекнең иң гүзәл сыйфатларын гәүдәләндерүче Ана (Лилия Мөхәммәтҗанова) да бар аналарга да һәйкәл куярлык итеп башкарыла.

    Режиссер Рамил Фазлыевның уңышы бу образларны Станиславскийча ышандырырлык итеп куюда гына түгел, ә сәхнәдә анадан калган иске мамык шәл “образын” барлыкка китерүдә дә күренә. Спектакль барышында аның җылысын залдагы һәр тамашачы тойгандыр, мөгаен. Афәрин, күршеләр. Сәнгатьнең никадәр зур тәэсир итү көченә ия булуын тагын бер расладыгыз!

    Исрафил Насыйбуллин

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: