Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчаларның тормыш кодексы: 21 гасырның 21 кагыйдәсе

    Үзәк урамнан кайтканда плакатларга һәм алардагы язмаларга игътибар иткәнегез бармы? Булмаса, бүген үк күз салыгыз әле. Алдан бу хакта белсәм дә, шул язуларны укымыйча киткәнем юк. Үзеннән үзе күз шуларга төшә. “Әти-әниеңне хөрмәт ит! Туган нигезенә эзне суытма!”, “Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать кыл!” һәм башкалар. Плакатларга ике яклатып язылган. Нәрсә икән бу, диярсез. Бу “Арчаларның тормыш кодексы”. Ягъни, кагыйдәләре.

    Үзәк урамнан кайтканда плакатларга һәм алардагы язмаларга игътибар иткәнегез бармы? Булмаса, бүген үк күз салыгыз әле. Алдан бу хакта белсәм дә, шул язуларны укымыйча киткәнем юк. Үзеннән үзе күз шуларга төшә. “Әти-әниеңне хөрмәт ит! Туган нигезенә эзне суытма!”, “Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать кыл!” һәм башкалар. Плакатларга ике яклатып язылган. Нәрсә икән бу, диярсез. Бу “Арчаларның тормыш кодексы”. Ягъни, кагыйдәләре.

    Инициатив төркем тарафыннан төзелде бу кагыйдәләр. Соңыннан Арчаның актив гражданнарын чакырып, уртага салып сөйләштеләр, төзәтмәләр керттеләр, тәкъдимнәр әйттеләр. Актив гражданнар арасында барысы да зур тормыш юлы үткән, тәҗрибә туплаган, яшь буынга төпле киңәш бирә алырлык дәрәҗәле кешеләр иде.

    – Тормыш кодексы мәктәпләрдә балаларга, яшьләргә генә түгел, бөтеп халыкка аңлатылса, бик зур эш булыр иде. Тик алар әле урамда сирәк күренә. Кеше күп йөри торган урыннарда ешрак куярга кирәк. Әмма закон чыгардык та, шуның белән булды, дип, язуда гына калмасын иде. Халыкның, балалар, яшьләр, өлкәннәр турында сүз бара, күңел түренә барып җитәрлек итеп аңлатырга кирәк. Бик зур тәрбияви әйбер бу. Бер-беребезгә карата мөнәсәбәтне яхшырту, олыны олы, кечене кече итә белү, яшь буынны тәрбияләү өчен кирәк, – диде 51 ел хезмәт стажы булган, шуның 41 елын педагогика өлкәсенә багышлаган Илдус Сәгъдиев.

    “Туган җиреңә, милләтеңә тугры бул!”, “Матурлыкны күрә бел, яхшылыкка омтыл!”, “Намусыңны яшьтән сакла, үткәнең үкенерлек булмасын!”, “Кешелекле, миһербанлы бул!”, “Рухың бай, күңелең чиста булсын!”, “Һәр көнне изге гамәл кылырга омтыл”, “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!”, “Җиде буынга кадәр нәселеңне бел!

    Барысы да балалар, яшьләр, өлкәннәр күңеленә барып җитә торган сүзләр. Илдус Сәгъдиев әйткәнчә, халык күңеленә җиткерә алырга гына кирәк.

    Беркөн каршыма мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая апа Фәтхуллина очрады. Ул да шул язмаларны күреп, укый-укый килә икән. Фикерләшүдә дә катнашкан иде Рая ханым, шуңа мине күрү белән үз фикерләрен әйтте.

    – Бу язуларны күргәч, шатланып киттем. Бик күркәм эш башкарганбыз икән. Ул сүзләр барыбер кешегә тәэсир итәләр бит, – диде ул.

    Кагыйдәләр төрле һәм мөһим теманы үз эченә алган. Туган як, сәламәтлек, туган тел һәм башкалар. “Туган төбәгеңнең тарихын бел, халкыңа хезмәт ит!”, “Якташларың белән горурлан!”, “Район данын үстерүгә үз өлешеңне керт!” – кешедә кечкенәдән туган иленә, төбәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләнергә тиеш. “Ныклы гаилә төзе, балаларыңны милли рухта тәрбиялә!” “Туган телеңне, гореф-гадәтләрне сакла, балаларыңа өйрәт!” Туган тел белән бәйле низаглар килеп чыккан заманда болар да бик үтемле сүзләр булып яңгырый. Чөнки балага туган телгә мәхәббәтне мәктәп кенә бирми, аңа нигезне гаилә, ата-ана салырга тиеш. Ә милли гореф-гадәтләрне онытмау – безнең бурыч.

    – Мин быел беренче сыйныф сәгатемне үк шушы кагыйдәләрдән башлап җибәрдем. Аннан сыйныфны төркемнәргә бүлеп, шул кагыйдәләр буенча проектлар эшләргә бирдем. Бу балаларның игътибарларын җәлеп итү өчен дә әйбәт. Кая күрсәләр дә, укырга, фикерләрен тупларга куштым. Проект эше итеп мин сәламәтлек, тел турындагы кагыйдәләрне алдым, – диде Арчаның өченче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева. – Проект эшләрен гореф-гадәтләр, йолалар белән дә бәйләргә мөмкин. Кагыйдәләрне әхлакый-дидактик характердагы күрсәтмә материал итеп тә кулланып була.

    “Сәламәтлегеңне сакла, гомернең кадерен бел!”, “Сәламәт яшәү рәвеше алып бар!”, “Белемгә омтыл, хезмәтне ярат, заманадан артта калма!”, “Үз һөнәреңнең остасы бул!”, “Табигатьне ярат, чисталыкны сакла!”, “Исеңдә тот: закон бөтен кеше өчен дә бер!” – бу кагыйдәләр генә түгел, арчаларның тормыш кодексына кергән 21 кагыйдәне дә проект эшләгәндә кулланырга була.

    –  Эш шушы урында тукталып калмасын өчен, мәктәпләр белән эшләргә кирәк. Хәтта балалар бакчаларында да кулланырга була. Укытучылар өчен семинарлар еш оештырыла. Шунда да аерым тема итеп кертеп җибәрергә мөмкин. Чөнки бу хакта белмәгән укытучылар да күп, – диде Рәсимә Ибраева. – Арчаларның тормыш кодексын кирәкле һәм тиешле әйбер дип саныйм.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: