erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалылар Пермь краеның Барда авылында узган форумда катнашты

Әлеге форумда Татарстан делегациясе составында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров,милли мәгариф өчен җаваплы методист Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина,Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгзам Әдхәм улы Гайфуллин, Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Зилә Гилмулла кызы Шафигуллина катнашты.

 

  Пермь өлкәсе Барда районында ата-аналар һәм педагоглар өчен "Туган тел һәм татар телен яңа шартларда өйрәтү.Татар телен өйрәтүне камилләштерүдә тәҗрибә һәм методик тәкъдимнәр" темасына  VI нчы тапкыр Россиякүләм Халыклар берлеге форумы булды. Әлеге форумда Татарстан делегациясе составында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров,милли мәгариф өчен җаваплы методист Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина,Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгзам Әдхәм улы Гайфуллин, Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Зилә Гилмулла кызы Шафигуллина катнашты. Һәрберсе җитди темаларга чыгышлар ясады. Чара программасына милли мәгариф өлкәсендә алдынгы педагогик һәм идарә тәҗрибәсе уртаклашу, Пермь өлкәсе территориясендә яшәүче татар халкының мәдәни үсешенә , мәгърифәтенә булышлык итү мәсьәләләре буенча эшлекле сөйләшүләр, түгәрәк өстәл  артында фикер алышу, мастер- класслар кертелгән иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Пленар утырышта Барда районы мәгариф администрациясе белән Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе, Яңа Кенәр урта мәктәбе белән Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе үзара хезмәттәшлек итүгә кул куйдылар. Пермь-Арча арасында салынган дуслык күпере  чит төбәкләрдә дә  телебезне, гореф- гадәтләрне  саклау, үзара хезмәттәшлек итү  өчен ныклы бер адым булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X