erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 1 нче балалар бакчасында көз күчтәнәчләре өчен көч сынаштылар

5 октябрь көнне "Салават күпере" балалар бакчасында физик тәрбия буенча, мәктәпкә әзерлек төркемендә “Көзге стартлар” спорт бәйрәме булып узды.

Чара барышында балалар сәламәтлек, чыныгу турында сорауларга җавап бирделәр, спорт турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Аннан соң чара күңелле эстафеталар белән дәвам итте, балалар ике команда арасында оештырылган спорт уеннарында бик теләп катнаштылыр һәм җитезлек, тизлектә көч сынаштылыр. Командалар ярышында 5:5 исәбе белән дуслык җинде! Балаларга “Көз күчтәнәчләре” тапшырылды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча алып барыла. Һәр үткәрелгән чара балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен саклауга нигезләнеп уздырыла. Балаларның сәламәтлеген ныгыту, заман таләпләренә туры килә торган дөрес тәрбия бирү - минем төп максатым.

Хәзерге вакытта сәламәтлеккә һәм физкультура-сәламәтләндерү эшенә бик күп игътибар бирелә, чөнки балаларның сәламәтлеге белән проблемалары бик күп. Нәкъ менә физик культура организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга булыша. Кешенең иң зур байлыгы – аның сәламәтлеге. Сәламәт, нык, һәм көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. «Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!» дигән мәкальдә әйтүләренчә, сәламәт буласың килсә, үзең турында яшьтән  кайгырта башларга кирәк. Нәкъ менә балалар бакчасында баланың сәламәтлегенә нигез салына.

Шулай итеп, балалар бакчасында спорт чаралары уздыру уңай нәтиҗәләр бирә: балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге формалаша. «Баланың үсеше һәм сәламәтлеге – ул үсә торган билгеле бер мохиткә бәйле», – дигән бөек педагог В.Сухомлинский. Балалар сәламәтлеген ныгытуда физкультура hәм спорт белән шөгыльләнүнең тәэсире зур урын алып тора. Сәламәт булыр өчен без барыбыз да спорт белән дус булырга тиеш. Сәламәтлекне юлдаш итеп, матур, тату тормышта яшәргә язсын һәр барчабызга да!

Сау – сәламәт булыйк

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Елмайыйк, көлик.

Сәламәтлек – бәхет ул

Аның кадерен белик.

Алисә Ахунова, 1 нче “Салават күпере” балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X