erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 1 нче балалар бакчасында студентларны яраталар

Арчаның беренче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасында Арча педагогия көллияте студентлары һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә практика үтә.

Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән математика шөгылье үткәрделәр. Балалар янына кунакка уенчык песи  баласы килде. Песинең дә санарга өйрәнәсе килә икән. Балалар бик теләп песи гә санап күрсәттеләр. "Атна көннәрен дөрес әйт" уенын уйнадылар.  "Курчакка бантик бәйлибез" уенында тасмаларның озынлыгын үлчәделәр,төрле төстәге геометрик фигураларны дөрес итеп урнаштырдылар.

Шөгыль бик күңелле һәм файдалы узды, песи баласы балаларга зур рәхмәтләр әйтте, тагын килергә теләген белдерде, саубуллашып китте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балаларның күңелләре бик шат булды. Студент апаларының тагын килүләрен түземсезлек белән көтеп калдылар.

Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X